Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Ару гына торасыңмы, Сәрдәбаш?

Шушы көннәрдә редакция хезмәткәрләре Арча районының Сәрдәбаш авылында иҗади командировкада булып кайтты

Татарстанның иң төньягында урнашкан Мари Эл республикасы белән чиктәш булган әлеге авылга беренче тапкыр баруыбыз. Арча районында үз вакытында керәшен авыллары шактый булган. Хәзер инде карендәшләребез күпләп яшәгән авыл булып Сәрдәбаш кына калган. Узган гасырның 20нче елларында, авылда җирләр җитмәү сәбәпле халык күченеп китеп, Сәрдәбашның үзеннән генә дә берничә авыл барлыкка килә. Болар: Верхний мир, Новый мир, Байкал һәм Камчатка (Никкилдем) авыллары. Бүгенге көндә Верхний мирда – 3, Новый мирда – 6 хуҗалык, Байкал белән Камчатка юкка чыккан икән. Һәм бу авыллар Мари Эл республикасы составына керә.

Сәрдәбаш мари урманнарына терәлеп үк тора. Авыл уртасында биек, юан нарат агачларын һәм ишегалларында 7-8 колачка сыярлык агач төпләрен күрү гаҗәпкә калдырды. 70 еллар элек авылга килен булып төшкән Әминә Сәмигуллина: “ул вакытта авыл урамнары яшел коридорны хәтерләтә иде, юлның ике ягындагы агачлар шулай бер-берсенә орынып үсә иде”, - дип искә ала.

Сәрдәбашта бүгенге көндә 80 хуҗалык, 300 дән артык кеше яши. Катнаш семьялар күп. Без авылның “аяклы тарихлары” – өлкән тәтәләр (биредә түтиләрне тәтә дип йөртәләр) Нина Николаева, Лидия Егорова, Анна Петроваларда булдык. Менделеевск районының Иске Гришкин авылыннан Сәрдәбашка килен булып төшкән Елена түти Петрова сугыш елларында күргән михнәтләре белән бүлеште. Аның матур балалары һәм оныклары белән дә таныштык. Авылның “оста кулы” – Илшат Семеновның калайдан тәрәзә наличниклары ясаганын күрдек, үз эшләрен булдырган Уваевлар семьясы белән таныштык. Маргарита Уваевадан җимеш бәлеше пешерергә дә өйрәндек.

Шулай ук, авылның “Туым җондозы” фольклор коллективы белән матур гына әңгәмә кордык. Сәрдәбаш – гөсләчеләр авылы. Әлегрәк авылда 30лап кеше гөсләдә уйный белгән. Бүген исә, шундый берничә кеше генә калган. Шуларның берсе булган Вера Архипованың гөсләдә уйнаган көенә авылның фольклор ансамбле җыру суза...

Авылда капка урлау җоласы бар икән. Пасхага 3 көн кала, очрашып йөрүче кыз белән егет йортларының капкаларын урлыйлар яки бер-берсе белән алыштырып куялар икән. Халык мондый күренешкә ачуланышмый, капкаларын эзләп, кире кайтарып куялар икән.

Сәрдәбашта күргәннәребез турында газетабызның киләсе саннарында укый аласыз. Шулай ук, яңалыкларны сайтыбыздан да карап барыгыз.

Сәрдәбаштан фоторепортаж карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев