Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Җаныбыз ял итте

Илебезгә тынычлык, халкыбызның тормыш хәлләр яхшыруын теләп Яңа елга атладык. Казанда яшәгән керәшен карендәшләребез, дусларыбыз белән чиркәүдә очрашып, Рождествоны каршылаганнан соң бергә җыелыштык, яшь вакытларны искә төшереп, үзебез белгән, әби -бабайлардан, әти-әниләрдән калган йолаларны яңарту иде исәбебез. Элекке вакытларда авыл халкына бераз ял итеп алырга кышкы көннәрдә генә вакыт табылган....

Илебезгә тынычлык, халкыбызның тормыш хәлләр яхшыруын теләп Яңа елга атладык.
Казанда яшәгән керәшен карендәшләребез, дусларыбыз белән чиркәүдә очрашып, Рождествоны каршылаганнан соң бергә җыелыштык, яшь вакытларны искә төшереп, үзебез белгән, әби -бабайлардан, әти-әниләрдән калган йолаларны яңарту иде исәбебез.
Элекке вакытларда авыл халкына бераз ял итеп алырга кышкы көннәрдә генә вакыт табылган. Әле бүген дә хәтеремдә: туганнар, күршеләр бер-берсен "каз өмәсе"нә, "ит ашарга", "угыз боткасы" ашарга чакырып йорт саен кунакка йөрешә иделәр.
Безне дә быел шул йолаларны истә тотып "ит ашарга" дип, күркәм карендәшебез кунакка җыйды. Монда килгәннәрнең күбесе ишле семьядан чыккан, Татарстанның төрле почмакларында яшәүче керәшеннәр белән кавышып тормыш корган кешеләр.
Бу очрашуда "Нардуган" йөрүчеләрне дә күрдек, яшь килен белән кияү егетен дә каршыладык, кода-кодагыйларны таныштырып, алда булачак туйлар хакында сөйләшеп, керәшен җыруларын, такмакларын искә төшереп, шау-гөр килеп шактый вакыт узганын сизми дәкалдык. Җаннарыбыз ял итте.
Пелагея МИХАЙЛОВА,
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев