Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Албайның хөрмәтлеләре

Албайлылар бәхетеннән авылда төпләнеп калганнардыр алар. Авылны күтәрү, аның данын илгә таныту өчен гомерләрен багышлады Ольга Ивановна һәм Михаил Афанасьевич Никифоровлар. Әйе шул, авылның данын чыгып китеп, олы исемнәргә лаек булган кешеләр генә түгел, анда яшәп, шәхси үрнәк күрсәтеп, җылы гаилә учагы булдырып, кешеләргә игелек өләшеп яшәүчеләр күбрәк күтәрә. Әнә...

Михаил Афанасьевичны, лаеклы ялда булуына карамастан, албайлылар һаман: "Безнең авыл советы", - дип йөртә. Әйе, председатель сүзен махсус төшереп калдырмасалар да, Михаил Афанасьевич, чыннан да, "перседател" кенә түгел, "авыл советы"ның үзе булды.

Албай авылы халкының рәхмәте чиксез аңа. Авылның җанына, рухына, күңеленә юл таба белүче җитәкче булды ул. 1874 елда төзелеп, 30нчы еллардан бирле клуб булып хезмәт иткән чиркәүне реставрацияләтеп, Алла йортын кире халыкка кайтарды. Районыбызның данлыклы Питрау бәйрәме дә нәкъ менә Михаил Афанасьевич инициативасы белән кире кайтты. Әйе, ул бәйрәмне зурлап, республикакүләм дәрәҗәгә нәкъ менә албайлылар күтәреп җибәрде. Илебезгә 5 герой биргән данлыклы Албайда батырлык мемориалын да "авыл советы" киңәше белән торгыздылар. Асфальт түгел, таш юл да түшәлмәгән Албай урамнарының чисталыгы да - җирле үзидарә рәисе таләбе нәтиҗәсе. Быел, Аллага шөкер, элеккеге рәиснең гомерлек хыя-лы - авылның асфальт юллы булуы да тормышка аша. Безнең якның авыл җирлекләрендә беренче полигон да нәкъ менә ул эшләгәндә Албайда барлыкка килде.

Кешеләрнең төрле проблемалары - гаиләдәге тынгысызлык, тегендә-монда тәртип бозу, күрше-күлән арасындагы низаг... Җирле үзидарә рәисенең күзгә күренми торган эшләре дә бихисап. Кем беләндер таләпчән, кайсылары белән хәтта кырыс сөйләшү кирәк, ә кайсыберләре белән ягымлы, йомшак аралашу-аңлашу да җитә. Кырыкмаса кырык төрле проблемаларга күмелгән җитәкченең өйдә җылы учагы булу аеруча мөһим. Хатыны Ольга Ивановна республикабызга билгеле мактаулы биология укытучысы булып эшләде. Сабыйлар күңеленә генә түгел, олы кеше җанына да юл таба белүче бу ханым иренә, аның эшендә ныклы терәк. Михаил Афанасьевичның авыл-ны төзек, чиста-пөхтә, гөр килеп яшәүче авыл итеп күрәсе килсә, Ольга Ивановна авылны, туган җирен чәчәккә күмелгән гөлбакча итәр иде. Берсеннән берсе матур гөлләрне, аллы-гөлле чәчәкләрне үлеп ярата ул. Үзе эшләгән мәктәпне, чыннан да, гөл бакчасы итте дә. Ул эшләгән вакытта минем Албай мәктәбе тәҗрибә бакчасын күреп сокланганым, андагы тәртипкә, матурлыкка, чиста-пөхтәлеккә исем китеп карап торганым хәтердә. Чәчәкләр бүлегендәге хозурлыкны үз күзләрең белән күрми торып, кәгазьгә язып кына аңлату мөмкин түгел. (Аллага шөкер, Албай мәктәбе бүген дә бу тәҗрибәне лаеклы дәвам итә). Тере чәчәкләрдән композицияләр, паннолар конкурслары оештырылса, белеп тордык: Албай мәктәбе - һичшиксез, беренче, Ольга Ивановнаны уздырып эшләүче районда булмаячак. "Бөтенроссия табигатен саклаган өчен", "ВДНХның бронза медале" иясе, Россия Федерациясенең "Халык мәгарифе отличнигы" Ольга Ивановна - 40 елдан артык стажы булган биология укытучысы.

Гаилә башлыгы ярты гасырга якын эш стажының дүрт дистәсен колхоз, җирле үзидарә, партия оешмасы җитәкчеләре булып эшләде. Авылы халкы өчен бар көчен биреп эшләгән, "Хезмәт ветераны", "Казанның 1000 еллыгы" медальләре иясе Михаил Афанасьевич районыбызның хөрмәтле кешесе.

Бу матур парларны бер-берләреннән аерып карау мөмкин түгел. Алар һәрвакыт берсен берсе тулыландырып яши. Дөньяга өч ул тудырып, аларның барысына да югары белем биреп, һәммәсен дә башлы-күзле итеп, аларның уңышларына сөенеп гомер кичерә бүген Никифоровлар. 5 оныкның яраткан әби-бабасы булу - бик олы бәхет ул.

Авылның йөзен әнә шушындый хезмәтләре, кылган гамәлләре, үрнәк гаиләләре булган хөрмәтле кешеләр билгели шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев