Туганайлар

2021 елда Керәшен Сәрдәсендә күпер салынды, купель төзекләндерелгән

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов 2021 елда башкарылган эшләр турында сөйләде

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов үтеп киткән елда башкарылган эшләргә тукталды.

– 2021 ел авыррак булуга карамастан, безнең Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге халкы сынатмаска тырышты, – дип сөйләде җирлек башлыгы. – Зур гына эшләр башкарылды һәм алдагы елларга да планнар куелды. Гадәттәгечә, милли бәйрәмнәребез күтәренке рухта узды. Тройсын бәйрәмен Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән берлектә үткәрдек. Моның өчен аларга бик рәхмәтлебез, алдагы елларда да бу традиция дәвам итәр дип өметләнәбез. Районда узган чараларда да актив катнашырга өлгердек. Авыл халкы узара салым җыюда да читтә калмады, аннан җыелган керемгә юллар җәелде; язгы  ташуда авылыбыз күпере ишелгән иде, ул яңартылды. Купельне дә карадык, бүрәнәләрен алмаштырып, су белән тәэмин ителешен яхшырттык. Моңа авылдашлар, шул исәптән читтә яшәүчеләр дә, күрше авыл кешеләре дә үз өлешләрен кертте. Рәхмәт аларга! Әле эшлисе эшләр бихисап. Шуларның берсе: әби-бабаларыбыз йөргән чиркәүне торгызу. Бу изге эшебезне башкарырга да ярдәм итергә теләүчеләр табылыр дигән ышанычта калабыз.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: