Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Мәсьәләгә бер караш

Пётр Минеев: "Керәшен туйлары яшьләргә тәрбия бирә торган мәҗлес булырга тиеш”

Милли җөзебезне бүгенге тормышыбызда нинди йолалар аша күрсәтә алабыз? Әлеге сорау белән туйлар, мәҗлесләр алып баручы карендәшебез Пётр Минеевка мөрәҗәгать иттек

Соңгы елларда керәшен туйларына игътибар артты. Төрле фольклор коллективлары туй күренешләрен сәхнәгә алып менде, керәшен туйлары буенча фильмнар, тапшырулар төшерелде. Керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле дә быелгы сезонында туй күренешен зур сәхнәдә күрсәтте. Ә керәшен туйларын бүгенге көн таләпләренә яраклаштырып ничек итеп уздырырга була? Милли җөзебезне бүгенге тормышыбызда нинди йолалар аша күрсәтә алабыз? Әлеге сораулар белән туйлар, мәҗлесләр алып баручы карендәшебез Пётр Минеевка мөрәҗәгать иттек. 

Пётр Минеев  моннан берничә ел элек уздырган бер туйны искә алды. “Зәй районы Сәрәпәле авылында керәшен туена әзрәк охшаш туй үткәрдем. Кыз ягы чуашлар иде, егет ягы - керәшеннәр. Чуашлар да үзләренең традицияләрен нык саклаучылар. Кызның олы тутасы туйга чын чуаш костюмында килгән, егет ягыннан да милли кием киючеләр бар иде. Бу мәҗлескә керәшен “кәртинкәләре” күп кертелде. Кунаклар керәшен туй җыруларын җырлап, басып, Кода ипиен каршы алдылар. Ахырдан: "Карале, нинди матур йолаларыбыз югалып бара икән", - диештеләр. Аннан соң, миңа керәшен кешеләренең: “Татарча һәм русча форматта уза торган туй кирәк”, - дип сорап килгәннәре бар. Бу вакытта программага керәшен туе элементлары кертергә үзем тәкъдим ясыйм. Мәҗлестә олы түтиләр булса, үзебезнең "ышкып бию"ләрне (хәзер алар гына белә инде бу биюне) биетмичә калмыйм. Керәшен җырчыларының җыруларын җырлатам, - дип сөйләде Петр Минеев.

-           Керәшен туйларының һәр өлеше эчтәлекле, алып баручының, җырларның һәр сүзе мәгънәле булган. Ипи чыгару, килен йөзен ачтыру, бирнә күрсәтү кебек йолаларда элеккедән килгән элементлар сакланып килгән. Хәзерге туйларда мәгънә юк. Уеннар, шаяртулар “билдән түбән”. Туй бәйрәм итә торган гына түгел, ә тәрбия бирә торган мәҗлес булырга тиеш”,- дип саный туйлар алып баручы карендәшебез.

Петр Минеев фикеренчә, бүгенге көндә чын керәшен туен үткәрү мөмкинлеге бетеп бара. Борынгы җырларны белүчеләр көннән-көн кими... Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз югалып бара. Катнаш гаиләләр дә күбәя. “Мөселманнар, безгә караганда, үз динендәге кеше белән тормыш коруга җаваплырак карый, дип әйтәсем килә.  Әгәр дә яшьләр бүтән беркемдә дә булмаган йолаларыбызны дәвам итәселәре килеп, чын керәшен туе үткәрергә сорап килсәләр, мин рәхәтләнеп тотыначакмын”, – дип сөйләде карендәшебез.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев