"Азатлык" радиосы журналисты Наил Алан радио сайтында "Айбагыр" этнолагереның дәүләттән акча отуы уңаеннан мәкалә урнаштырган.
2014 елның августында керәшен үсмерләрен бергә җыеп җәйге лагерьда ял иттерү өчен Татарстан хөкүмәте 300 мең сум акча бирәчәк. Бу хакта Азатлыкка Татарстандагы керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, керәшеннәрнең "Туганайлар" газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова белдерде. Аның фикеренчә, бу "Айбагыр" дип аталган җәйге лагерь мәктәпләр ябылганда керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, халык йолаларын яшьләр күңеленә иңдерү өчен иң кулай урын булып тора.
Нет комментариев