Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Милләт хакына җан атып

"Ел укытучысы-2020" бәйгесендә керәшеннәргә багышланган дәрес үтте

Бәйгедә катнашучы карендәшебез Альбина Захарова әлеге конкурс, укыту методикалары турында сөйләде

Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге В.Карпов исемендәге лицейда туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче карендәшебез Альбина Захарова “Ел укытучысы – 2020” бәйгесендә катнаша. Конкурс кысаларында ул керәшен культурасына да зур игътибар бирә. Ул үзе тумышы белән Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан. Альбина Алексеевна белән элемтәгә кереп, әлеге конкурс, укыту методикалары турында сораштык.

– Ниндидер җиңүләргә өметләнмәсәм дә, көчемне сынап карарга булдым. Мәктәп җитәкчелеге, хезмәттәшләр әлеге эшне сиңа ышанып тапшырган икән, син инде бөтен көчеңне биреп тырышырга тиешсең бит. 22 январь көнне Яшел Үзәндә әлеге конкурсның муниципаль турының соңгы этабы узды. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә җиңү яулап, Лаеш районында узачак зональ этапка үттем. Билгеле инде, нинди дәрәҗәдәге конкурс булмасын, ул бик күп көч, сабырлык, тырышлык сорый. Нинди метод белән эшләргә, дәресләрне ничек кызыграк, күңеллерәк һәм мәгънәлерәк итәргә дип баш ватасың. Татар әдәбияты дәресендә күбесенчә тәрбияви моментка зур игътибар бирдем, кызыксындыру чарасы буларак төрле мәгълүматлар, башка фәннәр белән бәйләп карадым. Ә инде класстан тыш чарада керәшеннәрнең Нардуган бәйрәме белән таныштырдым. Дәресне керәшен халкыннан булган, мәдәнияткә, җыр сәнгатенә зур өлеш керткән шәхесләр белән таныштыру белән башладым, аларның җырулары язылган аудиоязмалар тыңладык. Аннан инде “Чабаталы” уены уйнап, “Чүпләмле” көенә бию элементларын өйрәндек. Укучыларга бик ошады, рәхәтләнеп керәшен җыруларына кушылып җырладылар, биеделәр”, - диде ул.

Альбинага уңышлар теләп калабыз.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев