Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Үзе артист, үзе язучы

Николай Иванович Дунаевның "Язмышым - театр" исемле китабы кулыма килеп кергәч, сөенечемнең чиге булмады. Бу китап турында, бәлки, белми дә калган булыр идек. Рәхмәт "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләренә. "Балачакка кайту" дигән исем белән алар шушы китаптан өзек бастырганнар иде. Ул өзекне башта үзем, тәмен белеп кенә, туйганчы укыдым, аннан семьябыз белән...

Өзекләр белән бергә фоторәсемнәр дә бастырылган. 1959 елны төшерелгән "Безнең авыл кызлары" исемендә бирелгәнен күргәч, бөтенләй балачакка кайт-кандай булдым. Хәзер үзләренә 62-63 яшь булган түти-әбиләрне, бик озак итеп, 8-9 яшьлек чакларына кайтарып утырдым. Моның өчен, күзлек киеп, лупа аша карарга туры килде. Әлеге фотода үземне дә күрү, тану, минем өчен зур ачыш булды. Шушы яшемә җитеп, мондый фото барлыгы турында ишеткәнем дә юк иде. Ул чакта миңа биш яшь тә булмагандыр әле.

Өзекне укып чыккач, эх, бу китапның үзен табып укырга иде, дигән көчле теләк туды. Бәхетемә каршы, "Туганайлар" редакциясендә берничә китап бар икән. Шалтыратып, шуны белеш-тем. Китапларны өемә китереп үк бирделәр.

"Язмышым - театр" китабы бик яхшы эшләнгән. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, тышы ук бик затлы. Ул берничә бүлектән тора. Баштагы бүлекләрдә Николай Дунаевның бала чагы, яшьлек еллары турында истәлекләр язылган. Ул елларның кырыслыгы, балалар иңенә төшкән авырлыгы текстта кызыл җеп булып сузылып бара. Алай да, гөрләшкән, көлешкән, шаярышкан чаклары да байтак булган. Андый урыннарны укыганда, күңелләр күтәрелеп, җанга ял аласың. Моңсуларын укыганда, автор белән бергә моңаясың, көенәсең... "Кузак", "Инеш" һәм башка хикәяләрдәге геройлар һәркемгә таныш. Шунысы белән алар бик кадерле. Китапны кулына төшерә алган, укып чыгу бәхетенә ирешкән кеше үзенең бала чагына кайт-кандай булыр, яшьлек сөенечләрен кичерер.

Китапта Николай Ивановичның актерлык эшчәнлегенә, тәрҗемә белән шөгыльләнүенә, педагогик осталыгына да зур бәя бирелгән. Галиәсгар Камал театрының алтын баганалары - олпат актерлары гына түгел, үзе белем биргән, үзе үстергән, театрга җитәкләп керткән яшьләр дә остазлары хакында күңел түреннән чыккан җылы сүзләрен белдергәннәр.

Китапка керү - тарихта калу ул. Безнең Әхмәт авылын, аның кешеләрен, анда үткән вакыйгаларны җентекләп сурәтләп бирүе - авылны мәңгеләштерү дигән сүз. Авылыбызны зурлаган, бик күп талантлы затларны алып кайтып күрсәткән өчен дә рәхмәт аңарга.

Шундый зур эшкә алынып, зур осталык белән башкарып чыгуы, аның артистлык сәләте өстенә үткер каләм иясе булуын да күрсәтә. Киләчәктә дә каләме язудан туктамасын, иҗат чишмәсенең суы саекмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туганайлар яңа китап Николай Дунаев