Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Супер әби” булу җиңел түгел

Татарстанда бүгенге көндә 986 мең пенсионер исәпләнә. Бу - бөтен халыкның 25 проценты дигән сүз. Республикада беренче октябрьдән унысына кадәр өлкәннәр декадасы бара. Дөресрәге, аңа старт 24 сентябрьдә үк бирелде. Быел ул "День добра и уважения" дигән исем астында үтә. Башка вакытта игътибарга тилмергән өлкәннәребез, әлеге көннәр эчендә булса да,...

Хәер, анда катнашучыларны әби дип атарга тел дә әйләнми, унҗиде яшьлек кызлар кебек яшьнәделәр сәхнәдә. Финалга үткән сигез "кыз"ның икесе карендәшләребез булуы - икеләтә кызыксыну уятты. Керәшен культурасына кагылышлы номерлар күрсәтерләрме? Чыгышлары нинди булыр? Көлкегә калмаслармы? Үзеңнеке - үзәктә шул.

Аллага шөкер, Валентина Харитонова да, Елена Чернова да сигез финалист арасында "иң-иңнәр" булып, ялтырап тордылар. "7" нче номер астында чыгыш ясаган Валентина Харитонованы Чаллының "Карендәшләр" керәшен фольклор ансамбле солисты буларак та белә идек. Инде шәп әби икәненә дә ышандырды. Бөтен яклап та уңган икән: бакча да тота, телең йотарлык тәмле ризык-лар пешерә, ветераннар хорына да йөри, фитнес-клубта шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ә инде ул башкарган казачка җырын тыңлаганда, тәнгә "каз тәпиләре" бәреп чыкты. Молодец, Валентина! Спонсорлардан аерым бүләк - "Радуга" санаториесендә ял итәргә путевка да бирелде үзенә.

"8" нче номер астында чыгыш ясаучы Елена Черновага килсәк, ул сәхнәнең бизәге - очып йөрүче күбәләк булды. Үзе тәрбияләгән балалар белән сәхнәдә басып торганда, үзе дә алардан әллә ни аерылмады. Алар кебек үк дулкынланды, алар кебек үк матур итеп сөйләде. "Йолдыз" балалар бакчасы хезмәткәрләре белән керәшен биюен биегәндә, бөтен зал аңа кул чапты. Пенсия яшенә җиткән хатын-кызның күз иярмәс хәрәкәтләр ясап очып йөрүе - бу инде гаҗәп күренеш иде. Шуңа күрәдер дә, аңа "Иң грациоз әби" ("Грациозная бабушка") исеме бирелде. Спонсорларның махсус бүләгенә дә ия булды ул.

Конкурста чыгыш ясаган башка катнашучылар - София Черных, Лилия Гайсина, Гөлшат Ильясова, Хәния Гәрәева, Нина Симонова, Галина Миляева адресларына да бары соклану, рәхмәт сүзләре генә әйтерлек. "Энергетик" сараена ул көнне әллә ничә төрле сынауны үткәннән соң җиңүче булып калган иң-иң шәп әбиләрне генә чыгардылар бит.

Пенсиягә чыгу әле картлык түгел икән. Конкурста катнашкан әбиләр моны йөз процентка расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс олылар көне супер бабушка