Туганайлар

Сак булсак – ут капмас

18 июльдән Татарстан Республикасында янгынга каршы көчәйтелгән режим урнаштырылды. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, бигрәк тә, урманнарга керүне чикләү, ял итү урыннарында сак булу сорала.

Ут белән бәйле хәвеф-хәтәрләрдән саклану өчен түбәндәгеләрне белү кирәк.

Янгыннар күп очракта бакча участокларында чүп яндыру һәм табигатькә чыгып, учак яккан вакытта килеп чыга. Андый җирләрдә бервакытта да коры үлән яндырмагыз. Тәмәке төпчекләрен һәм яндырылган шырпыларны ташлаганчы, яхшылап сүндерегез. Янгын чыкканны күрсәгез, нәрсә януын ачыклагыз. Утны якындагы сулыктагы су һәм туфрак белән сүндерегез. Янгынны сүндерү өчен 1,5-2 метр озынлыктагы яфраклы агачларның ботакларын, юеш кием-салым, тыгыз тукыма файдаланыгыз. Зур булмаган утны аякларыгыз белән таптагыз, аңа агачларның кәүсәләренә һәм ябалдашларына күчәргә мөмкинлек бирмәгез. Ярдәмгә кеше чакырырга тырышыгыз. Утның сүнүенә ышанып бетмичә, китмәгез. Янгын чыккан урын турында 112 телефоны буенча хәбәр итегез (кесә телефоныннан бушлай). Утны үзегез генә сүндерә алмасагыз, куркынычсыз урынга китегез һәм янгын сагы хезмәткәрләрен чакырыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: