Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

“Мондый гайрәтне әле күргәнем юк...” 

3 октябрьдә Россиядә Хәрби-Космик көчләр көне билгеләп үтелде. Кораллы көчләрнең аерым төренә караган Һава-Космик саклануы гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм бүгенге көндә дә илебезнең иминлеген саклаучы егетләрне узган бәйрәмнәре белән котлыйбыз! "Ябык" шәһәрләрдә хезмәт иткән егетләр укучыларыбыз арасында да аз түгел, ләкин алар, хәрби серне саклау максатыннан, күп сөйләргә яратмыйлар. Шундыйларның...

Хәрби хезмәткә институт тәмамлап барсам да, анда мин шактый "үстем", тормыш тәҗрибәсе тупладым. Һәр ир егет, һич югы, бер ел армия сафларында хезмәт итәргә тиештер, минемчә.
Безнең хәрби часть Мәскәү янындагы Подлипки станциясендә урнашкан иде. Әлеге хәрби шәһәрчекне, азрак буташтыру өчендерме, рәсми рәвештә Калининград дип атап йөрттеләр. Соңрак шәһәргә Королев исеме бирелде. Очышлар белән идарә итү Үзәге (ЦУП) дә шушында урнашкан иде. Солдатларны "стройбат" дип йөрттеләр. Без моңа үпкәләмәдек, чөнки Мәскәү тирәсендә урнашкан космик объектларда нәкъ менә төзү эшләре белән шөгыльләндек тә.

Замполит Сергей Васильев, Байконур. 1987 ел


Рота замполиты булганлыктан, производство эшләре мине кызыксындырмады. Минем бурычым - солдатларның исән-сау булуларын кайгырту. Политинформация, әңгәмә, җыелыш, концерт, спорт ярышлары үткәрә идем. Стенгазета чыгару, музейларга йөрү, мәктәпләргә булышу кебек мероприятиеләр дә читтә калмады. Үзләрен яхшы яктан күрсәткән солдатларны Мәскәүгә "увольнениега" алып бара идем. Егетләр, бигрәк тә, һинд фильмнарын хуш күрәләр иде.
Шуннан мине Байконурга җи-бәрделәр. Биредә инде бөтенләй башка тормыш башланды: Тюра-Там, Үзәк Казахстан, комлык, кипкән Сыр-Дарья, эчәргә яраксыз су, җил, кышкы әче салкыннар. Хәрби состав карболка исе аңкып торган баракларда яши. Иң еш очрый торган авыру - гепатит. Мондый шартларда яшәү, хезмәт итү җиңел түгел, әлбәттә. Бер елга әле ничек тә түзәргә була. 25 ел буе хезмәт итәргә тиешле хәрбиләргә нишләргә? Дөресен әйтергә кирәк, кешеләр биредә әкренләп сүнәләр, түбән тәгәриләр иде. Бу солдатларга да, офицерларга да кагыла. "Тюра-Тамнан да ерак җибәрмәсләр әле", - дигән әйтем дә яшәп килә иде ул елларда. "Уставтан тыш хәлләр" дә монда ешрак күзәтелде. Устав бозган шундый ике сержантны хәрби трибунал суды каршына бастырырга ярдәм итә алуым белән горурланам. Егетләр кызганыч, билгеле, ике ел дисбатта хезмәт итәргә тиеш булдылар. Ләкин, ни дисәң дә, төрмә түгел бит. Үзләренең хаталарын аңлап, алдагы тормышларында туры юлдан киткән булсалар иде, дип телим.
Иң истә калган хатирәм - Гагарин постыннан, 100 метр (бу бик якын!) ераклыктан, космик корабльнең старт алуын карау булды. Аяк астындагы бетон плиталар биеде... Көчле дулкын аяктан екты... Минем үз гомеремдә башка беркайчан да мондый көчне, куәтне, гайрәтне әле күргәнем юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХәрбиКосмик көчләр көне Сергей Васильев рота замполиты