Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Керәшеннәрдә “Аулак өй”

Керәшеннәрнең фольклорын мин гомер-гомергә күңелемә якын итеп яшәдем. Сугыштан соңгы елларда да Сабантуйларда, алар бер читкәрәк түгәрәкләнеп басып, үзләренең кызыллы-аклы милли киемнәрендә, күкрәкләрендәге тәңкәләрен чыңлатып, күмәкләшеп, моңлы җырларын башкарып, безне хәйран калдыра торган иде. Бигрәк тә, шаян такмаклары күңелләрне күтәреп, авырлыкларны оныттыра. "Әкрен кирәк, ипләп кирәк" җыры гомерем юлдашы булды.

Минем күп елларым туган авылым Теләнче Тамактан читтә, хәрби хезмәттә узды, анда керәшен җырларын бик ишетергә, тыңларга туры килмәде. Ә инде әйләнеп кайткач, аларны ишетергә туры килгәндә, элеккечә ул җырларны яратып, хөрмәтләп тыңлыйм.

Быел 18 январь көнне керәшеннәр "Аулак өй" тапшыруында катнашып, бөтен татар, керәшен дөньясын куандырдылар, истә калырлык концерт бүләк иттеләр.

Программада "Бәрмәнчек" фольклор коллективы кичке уен күренешен күрсәт-те. Анда катнашучыларның өс-башлары да, үз-үзләрен тотышы да, җырларының эчтәлеге дә нәкъ элекке әби-бабаларыннан килгәнчә табигый күренә һәм шулай кабул ителде. Катнашучылар үзләрен элекке кичке уендагы, аулак өйдәге кебек тоттылар, уеннарны чын авылча, ясалма төсмерләр өстәмичә башкардылар. Ул "Чәбәк-чәбәк" уенын карап, бер генә өлкән яшьтәге керәшен дә яшь чагында шушындый уеннарда катнашуын исенә төшерми калмагандыр. Вадим Захаров, Алина Прокофьеваларның халыкчан җырулары һәм биеп күрсәтүләре дә зур хөрмәткә лаек. Кичәне, "Сезнең өчен генә яшим шушы Татарстанда", дигән сүзләр белән тәмамлау үз төбәген, тамырларын чиксез ярату, хөрмәтләүне аңлатадыр. Эксперт Аграфена Васильеваның уенга карата биргән киңәшләре, бәяләмәләре, һәр катнашучының башкару сәләтен объектив ачып бирүе үз халкының үткәнен яхшы белүен күрсәтте. Шушындый чын халык иҗатына нигезләнгән, тирән эчтәлекле, онытыла башлаган милли гореф-гадәтләрне торгызуга, саклап калуга багышланган тапшырулар ешрак күрсәтелсен, алар видеоларга яздырылып, мәк-тәпләрдә милли тарихны, мәдәниятне өйрәнгәндә кулланылсын иде, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр аулак ой