Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Керәшеннәр дә катнашты

Хәзер милли татулык булдыру өчен төрле чаралар - акция, форумнар үткәрү модага керде инде. Күптән түгел Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма театрында "Туган тел" форумы булып узды. Анда Татарстан Республикасында яшәүче барлык милләт вәкилләре дә катнашты дияргә мөмкин. Фойеда чуаш, мордва, удмурт, мари һәм башка халыкларның милли йолаларын,...

- Күргәзмәдә керәшен йолаларын, киемен, яшәү рәвешен чагылдырырга тырыштык, - дип сөйләде Мамадыш районының керәшен җәмгыяте җитәкчесе Степан Спиридонов. - Кызлар киеме кигән манекен булдырдык. Безнең төбәк керәшеннәренең яшәү рәвешен чагылдырган альбомнар эшләп, аларны халыкка күрсәттек. Күргәзмәбезгә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният даими комиссиясе җитәкчесе Разил Вәлиев килеп, яхшы бәя биреп киттеләр.
Бу форумда шулай ук керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.
Икенче өлештә тел белеме буенча үткән республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Кызганыч ки, бүләкләнүчеләр арасында керәшен авылларыннан бер генә укучы да күренмәде. Керәшен авылларында татар телен өйрәнә торганнардыр бит? Әллә алар урыска чыкканмы?
Гомумән, әлеге чараны "форум" дип атау да урынлы түгел кебек. Чөнки анда кереш өлеш тә, дискуссия, фикер алышулар да булмады. Катнашучылар әйтүенчә, исеме зур, ә җисеме кечкенә иде.
Телебез югалу куркынычы алдында торып, кризис кичергән чорда, мондый чараларга зуррак игътибар бирергә кирәктер. Бу проблема өстендә эшләүчеләрнең мәгариф өлкәсендә генә түгел, җәмәгатьчелек оешмаларында да күп икәнен исәпкә алып, мондый чараларны киңрәк итеп оештырып буладыр. Киләчәктә шулай булыр, дигән өметтә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: казан "Туган тел" форумы Кәрим Тинчурин