Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Керәшен җырыу әйтүен дәвам итә

"Керәшен халкым минем, Җырларыңда синең Чишмәләрдәй чылтырап моң ага", - дип җырлый Татарстанның халык артисты, Яр Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов. Үз халкына, җырга-моңга гашыйк җырчы Яр Чаллыда икенче тапкыр "Керәшеннәр җырыу әйтә" исемле Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивален үткәрде. Бу фестиваль узды да онытылды дип әйтеп булмый. Бу...

Сәвәләйдә

"Керәшен җырыу әйтә" проекты буенча концерт-ларга старт Виталий Агаповның туган авылы Сәвәләйдә бирелде. Җырчының ике улы, "Моңлы Чаллы" җыр театры артистлары һәм Яр Чаллыдан "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле катнашында оештырылган тамаша күңелдә онытылмаслык хисләр калдырды. Концерт башланганчы ук залда инә төшәрлек тә урын юк иде. Сәвәләйлеләр һәр чыгыш ясаучыны көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Сәхнәдә уздырылган уен-конкурсларда бик теләп катнаштылар. Олы яшьтәге түтиләр җырыуларга кушылып җырладылар, күз яшьләрен дә яшереп тормадылар. Авыл халкы концерт тыңлап сөенсә, без аларның кунакчыллыгына карап сокландык. Алга таба тагын да очрашырга сүзләр куешып аерылыштык.

Мамадышта

Икенче көнне җыр безне тагын юлга чакырды. Бу юлы инде без Мамадышка юл тоттык. Яз аена аяк бассак та, кыштагыча, ак карлары белән каршылады безне Мамадыш. Район Мәдәният йортында Мамадыш районының "Дүсмәт - Кумырык - Транзит" фольклор ансамбле, Әлмәт районының "Кәләем", Алабугадан "Ак каз", Чаллыдан "Карендәшләр" халык фольклор ансамбльләре, "Моңлы Чаллы" җыр теат-рының яшь артистлары, Сарман районы Ләке авылыннан "Игәнә" фольклор ансамбле, ерак араларны якын итеп килгән Башкортстанның Бакалы районы Үмер авылының "Сөнәкәй" фольклор ансамбле белән якын туганнардай очраштык һәм зал-ларны тутырып утыручы тамашачыга үзебезнең җыр-моңнарыбызны, халкыбызның матур бәйрәм йолаларын, туй, солдат озату күренешләрен бүләк иттек. Монда да концертны Виталий Агапов үзе алып барды. Һәр ансамбльнең чыгышын халык яратып кабул итте. Виталий Агаповның уллары - Виктор белән Владиславның әтиләренә кушылып чыгыш ясаулары ямь өстенә ямь булды. Яшьләр үсә, яшьләр өметле. Аларны тыңлагач, керәшен җырыулары югалмас, моңы кимемәс, дигән уйлар сөендерде. Мамадыштагы очрашу кунакчыл хуҗалар белән түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Монда бу проектны алга таба эшләтү, яңа гастрольләр оештыру турында сүз барды. Ә Мамадыш безне төнге утлары белән озатып калды. Чаллыга кайтып җиткәнче, тамашачыларның алкышлары безнең колакта яңгырап торды һәм алдагы чыгышларга дәртләндерде.

Бакалыда

10 март көнне без, шушы проект кысаларында, күршеләребез - Башкортстан Республикасы Бакалы авылына киттек. Концертыбыз алардагы вакыт белән көндезге өчтә башланырга тиеш иде. Ничек каршыларлар, тамашачы җыелырмы, кабул итәрләрме, дигән борчулы уйларыбыз юл буенча безне озатып барды. Юкка кайгырганбыз. Бездәгедән дә шәбрәк итеп кабул иттеләр. Өч сәгатьлек концерт күз ачып йомган арада бетеп тә куйды. Концертта катнашкан йөздән артык кешенең күңелләрен күреп, кунак итеп җибәрделәр Башкортстанда яшәүче карендәшләребез. Ике арада салынган күперләрнең ныклыгына сөенеп, бергә-бергә җиң сызганып эшләрбез әле, дигән уйлар белән кайттык башкорт җиреннән. Керәшен җырыу әйтүен дәвам итә. Алдагы юл - кая? Монысы әле хәзергә сер булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш фольклор Керәшеннәр Бакалы Башкортостан Зәй районы Сәвәләй авылы Яр Чаллы Виталий Агапов