Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Казан Кремлендә "Түгәрәк уен"

"Түгәрәк уен" фольклор коллективлары фестиваленә инде берничә ел. Ул башта чит өлкәләрдә, Татарстанда зоналап үткәрелә. Быел да фестиваль, шундый юл үткәч, Казан шәһәренең йөрәге - Кремльгә килеп җитте.


Фестивальнең беренче көнендә чит өлкәләрдән килгән фольклор ансамбльләре республиканың җиде районы мәдәният йортларында чыгыш ясап, тамашачыларны үз өлкәләрендә яшәүче татарларның йолалары, гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре белән таныштырды.
Кремльдә үткәрелгән Гала-концерт фестивальнең йөзек кашы булды. Бирегә күңелләре милли моңга сусаган халык җыелды.
- "Түгәрәк уен" фестивале Россия киңлекләренә сибелгән татарларны берләштерүче, дуслаштыручы, таныштыручы чара булып тора. Татарлар яши торган барлык төбәкләрдә булып, аларның үзенчәлекле йолаларын, җыр, биюләрен, уеннарын өйрәнүгә һәм аны киләчәк буынга җиткерүгә зур өлеш кертә, - диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина гала-концертны ачканда.
Концертта Казаннан "Бәрәкәт", Менделеев районының Иске Гришкино авылыннан "Бигәш-кәй", Чиләбе өлкәсеннән "Сарашлы" фольклор ан-самбльләре дә чыгыш ясады.
- Безнең ансамбль 24 ел эшләп килә. Без үзебезнең өлкәдә һәм Татарстанда күп фестивальләрдә, концертларда катнаштык. Конкурсларда бүләкләр дә алдык, - дип искә төшерә "Сарашлы" ансамбле җитәкчесе Елизавета Исупова. - "Түгәрәк уен" фестивалендә нагайбакларның җыруларын, йолаларын сәхнәләштергән номер белән катнашабыз. Алдагы көнне Биектау район мәдәният йортында Төмән, Киров, Пермь, Түбән Новгород, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Удмуртия республикасыннан килгән ансамбльләр белән берлектә концерт куйдык. Дүрт җырудан торган чыгышыбыз уңышлы үтте, дип әйтә алам. Безгә кушылып бөтен зал җырлады, озак алкышладылар. Күп яңа дуслар таптык, чит өлкәдәгеләр белән очрашу, фикер уртаклашу мөмкинлеге булды. Үзебезне дә Казан халкына күрсәтә алдык.
Чыннан да, нагайбаклар чыгышы һәрвакыт халыкны үзенә җәлеп итә. Гала-концертта аларның "Иләшә буйлары" җыруын башкарулары бар тамашачыны сокландырды.
Менделеев районының Иске Гришкино авылында "Бигәшкәй" фольклор ансамбле озак ел-лар эшләп килә. Фольк-лор ансамблендә берничә буын тәрбияләнгән. Бүгенге көндә балалар фольклор ансамбле үзен Россиядә дә танытып өлгерде инде. Алар быел "Туым җондызы" керәшен җыруы фестивале конкурсында гран-при алдылар. Әлеге ансамбльнең "Өчле уены" тамашачы күңелен яулады.
Танылган фольклорчы, галим Геннадий Макаров оештырган "Бәрәкәт" фольклор ансамбле дә концертта бик уңышлы чыгыш ясады.
"Түгәрәк уен" фестивалендә катнашкан һәр кеше аннан якты уйлар, күтәренке күңел белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Казан Кремле түгәрәк уен