Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Бер җыелу – бер гомер

Республикада өлкәннәр декадасы төгәлләнеп килә. Декада барышында әби-бабайларның күңелен булдырырлык бик күп чаралар үтте. Мохтаҗларга мәктәп укучыларыннан төзелгән тимурчылар, волонтерлар эшеннән башлап, хөкүмәт җитәкчеләре югарылыгындагы ярдәм күрсәтелде.

Авыллардагы җитәкчеләр дә, кулларыннан килгәнчә, ветераннарының күңелләрен күрергә тырышты. Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында оештырылган бәйрәм кичәсе турында газетаның даими хәбәрчеләре Федор Абдулов белән Григорий Иванов язып җибәрде.

1 октябрь көнне Сарсаз-Баграж авылының культура йортында авылыбыз өлкәннәрен җыйдылар. Шушы җирлектә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыгучыларны олыладылар. Бертуктаусыз яңгыр явып торуга, аяк асты пычрак булуга карамастан, кеше шактый җыелды. Клуб фойесына мул табын әзерләнгән иде. "Восход" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе җитәкчесе Максим Васильев, авыл җирлеге башлыгы Александр Чернов, ветераннар Советы председателе Александр Журавлев, өлкәннәрне котлап, аларның куйган хезмәтләрен искә алып, рәхмәт сүзләре әйттеләр. Клуб хезмәткәрләре матур җырларын башкардылар. Өлкәннәргә акчалата бүләк тә тапшырылды. "Бер җыелу - бер гомер. Бүген без бар, кем белә, иртәгә кайсыбыздыр инде булмас. Күңелләребезне күргән өчен, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт", - дип таралышты җаннарына җылы алган әби-бабайлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне Татарстан очрашу өлкәннәр декадасы