Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Җанны аруладылар!

19 сентябрь көнне Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында "Җаңгыра, керәшен җыруы" дип аталган концерт булды. Анда керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" фольклор дәүләт ансамбле, Геннадий Макаров җитәкчелегендәге "Бәрәкәт", Казан консерваториясенең фольклор ансамбльләре, "Мирас" фольклор-хореографик, Менделеевскиның Иске Гришкино авылыннан килгән "Бигәшкәй" һәм Мамадышның Комаровка авылыннан "Кумырык" фольклор ансамбльләре катнашты.

Сәхнәгә "Кумырык" әбиләре чыгып баскач, әйтерсең, балачакка кайттым - алар нәкъ үзебезчә, авылча табигый - аякларындагы җон оекбаш белән җалтырап торган кара галушларына кадәр! Ә җыру сузып җибәргәч... инде үзеңнең концерт залында утыруыңны гына түгел, кемлегеңне дә онытасың... "Аутентичность" дигән терминны беренчел чыганакны күздә тотып кулланабыз икән, менә шушы әбиләрне тыңлап, алар аша яңгыраган борынгы яңгырашны ишетергә кирәк, минемчә.
Кичәнең азагында барлык фольклор ансамбльләре чыгып, "Безнең ил - сандугач сайрар җир..." дип җыру сузгач... тагын бер нәрсәне аңладым - бик тирән, фәлсәфи, ләкин хәсрәтле түгел икән безнең җырулар. Алардагы сагыш кинәт кенә гөлтләп кабынучан шаянлыкка, мутлыкка әверелә, искиткеч гади дә, тирән дә, фәлсәфи оеткысы белән сискәндерә, төшенкелеккә бирелергә түгел, ә җир җимертеп яшәргә әйди...
Рәхмәт Сезгә - җанны аруладыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт Бәрмәнчек керәшен җырулары җаңгыра керәшен җырулары