Туганайлар

Рейхстагка Җиңү байрагын беренче булып кадаган Григорий Булатовның кызы: "Әтием белән бик горурланам"

Карендәшебез Григорий Булатовның язмышы фаҗигале тәмамлана. Поездда барганда, аның янына бер хатын утыра

1945 елның 30 апрелендә 14 сәгать 25 минутта разведчик Григорий Булатов казах егете Рәхимҗан Кошкарбаев белән бергә, беренчеләрдән булып, рейхстагка кызыл байракны урнаштыра. "Керәшен Григорий Булатовның беренче булып җиңү байрагын куюы расланган. Барлык мәгълүмат архивларда саклана. Аның беренче булуын Сталин танырга теләмәгән. Рейхстагка рәсми Җиңү байрагын рус кешесе куярга тиеш булган, ә Булатов рус түгел. Рәсми байракны рус һәм грузин куйган була", - ди Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшен татарларының һәм нагайбәкләрның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәмәдиева.

- Әтием белән бик горурланам. Кешеләр белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә иде. 1 һәм 9 майларда бергә парадка бара идек. Шул вакытлар бик истә калган.

Әти үлгәндә мин кечкенә идем әле, 12-13 яшьлек мәктәп укучысы. Ул вакытта барысын да аңлап та бетерми идем, авыр вакытлар иде. Җиңү бәйрәме алдыннан һәр елны каберенә чәчәкләр куярга барабыз.

Минем кызым һәм улым бар. Үзем, кияүгә чыгып, фамилиямне үзгәртсәм дә, кызым минем кыз чактагы фамилиямне алды. Кызым һәм оныгым Булатов фамилиясен йөртә», - дип сөйләде Людмила Булатова "Татар-информ" корреспондентына.

Григорий Булатовның сугышта күрсәткән батырлыгы разведчик Виктор Правоторов хатирәсендә сакланган:

 «Лейтенант Сорокин приказ бирде: «Берәм-берәм, кыска йөгерү белән, алга!» Приказны үтәп, без торып бастык. Карыйм — янымда Булатов. Башкалар ут эченнән чыга алмаган. Каешка пуля тиеп, эз калдырды. Бераз ял иттек. Соңгы ыргылыш — Рейхстаг дивары. Яттык, кирпеч томаламаган тәрәзә юкмы икән дип карыйбыз. Берсе бар. Җаен туры китереп, тәрәзә аша кердек, башта граната ыргыттык. Коридор буйлап баскычка чыктык, икенче катка күтәрелдек. Булатов белән тәрәзә янына килдек, Королева мәйданына карадык. Гриша Булатов тәрәзәдән байракны чыгарды. Без аны шунда беркеттек.

Шулвакыт аткан, граната шартлаган, аяк киеме тавышлары ишетелде. Без сугышырга әзерләндек, тик бәрелеш булмады. Безнең арттан Лысенко, Брюховецкий, Орешко һәм Пачковский килгән икән. Алар белән лейтенант Сорокин. Ул безнең янга килде, кулларны кысты һәм байракны алды: «Моннан ул начар күренә, егетләр. Түбәгә күтәрелергә кирәк», — диде ул.

Шул ук баскыч буйлап түбәгә җиткәнче өскә күтәрелә башладык. Максатка ирештек. Байракны кая беркетергә? Скульптуралар төркеме янына беркетергә булдык. Гриша Булатовны менгереп утырттык. Иң яшь разведчик байракны зур атның муенына бәйләде. Сәгатькә карадык: 14 сәгать 25 минут».

Гази Заһитов төркеме рейхстагка байракны 14 сәгать 30 минутта кадаган дип санала. Ә Егоров һәм Кантария — 22 сәгатьтә. Бу — Берлин вакыты белән, ә Мәскәү вакыты белән санаганда, инде 1 Май була.

Дивизия газетасы корреспонденты Василий Субботин Кошкарбаев белән Булатовның батырлыгын оныттырмас өчен тырыша, әмма бу максатына ирешә алмый. Ул болай дип яза: «Соңгы 15 елда мин Рәхимҗан һәм Булатов батырлыклары онытылуына газапландым. Беркемнең дә исеме, никадәр генә югары күтәрелсә дә, шундый ук батырлык эшләгән башкаларны күләгәдә калдырырга тиеш түгел».

Рәхимҗан Кошкарбаев Алма-Ата кунакханәсе мөдире булып эшли, "Җиңү Байрагы" һәм "Штурм" китапларын яза, өч тапкыр шәһәр районы советы депутаты итеп сайлана 1988 елда вафат була. 1999 елда аңа Казахстанның Халык каһарманы исеме бирелә.

Григорий Булатовның Рейхстагка Кызыл байракны беркетүе рәсми документларда теркәлгән. Ул Советлар Союзы Герое исемен бирүгә тәкъдим ителгән булган. Әлеге документлар архивларда саклана. 

«Җиңү байрагы кадаган солдатның язмышы фаҗигале була»

«Тарихта билгеле булганча, Егоров белән Кантария Рейхстагка җиңү байрагын куючылар булып исәпләнә. Тарихи фотолардагы флаг куючы яшь солдат нәкъ Булатов була. Башка штурм бригадаларындагы байрак күтәрүче кешеләр: „Без дә байрак күтәрдек“, — дип әйтмәсеннәр өчен, аларны төрлечә кысрыклый башлыйлар», — дип сөйләде Киров өлкәсе Татар конгрессы рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимова.

Григорий Булатов үзенең рейхстагка байрак кадавын яшермәгән. Аңа хәтта «Гришка-рейхстаг» дигән кушамат та бирәләр. Әмма илдә Җиңү байрагын Егоров һәм Кантария кадаган дип санала… Григорий Булатовның язмышы фаҗигале тәмамлана. Поездда барганда, аның янына бер хатын утыра… Григорий Булатовның исемен күтәрергә теләүчеләр бу вакыйганы махсус оештырылган дип әйтә: Җиңү байрагын кадаган солдатны шушы хатынны көчләгән дип, төрмәгә утырталар.

Утырып чыккан Булатовка мөнәсәбәт башкача була. Григорий Булатов инстанцияләргә йөреп, үзенең хаклы булуын исбатларга тели. Әмма аны ишетергә дә теләмиләр. Булатовның хәтта полкташлар белән очрашуга баруы да тыела. Ул эчә башлый. 1973 елның 19 апрелендә Слободское шәһәрендәге бер заводның торбасында аның асылынган гәүдәсен табалар.

«Ул Җиңү байрагын күтәргән кешеләрнең исемнәрен таплар өчен эшләнә, — дигән фикердә Шәмсия Хәлимова. — Төрмәдә утырып кайткач, ул: „Җиңү байрагын Рейхстагка куйдым“, — дип күкрәк кагып әйтә алмый. Төрмәдән кайткан кеше буларак, Җиңү байрагын Рейхстагка куйганын әйтә алмаганга, анда эчке каршылык туа. Шуннан ул эчкечелеккә бирелә һәм аны асылынган хәлдә табалар. Үзе асылынганмы, әллә исемен таплар өчен асып чыкканнармы? Төгәл билгеле түгел. Җиңү байрагы кадаган солдатның язмышы шундый фаҗигале була».

Григорий Булатов батырлыгы турында күп китаплар язылган. 1973 елда тарих фәннәре кандидаты, отставкадагы палковник М. Сбойчаковнң «Они брали Рейхстаг» дип аталган китабы чыккан. Анда беренче тапкыр лейтенант Сорокин взводындагы разведчикның тарихы языла. Булатов үзе ул китапны күрми кала.

Григорий Булатовның якты истәлеген мәңгеләштерергә теләүчеләр аз түгел. Алар арасында тарихчылар да, хәтта табиб, укытучылар да бар. Киров телевидениесе режиссеры Марина Дохматская төшергән «Солдат и маршал» дип аталган фильмны 2002 елның маенда федераль каналдан күрсәттеләр. 

Киров өлкәсендә Григорий Булатов исемендәге медаль бар. Өлкә хакимияте берничә тапкыр Григорий Булатовка Россия герое исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Әмма "бер үк батырлык өчен ике тапкыр бүләк бирелми" дип, бу тәкъдим кире кагыла килә.

Слободское шәһәрендә Григорий Булатовка мемориал, Кировта һәйкәл куелган.

 

 

Тулырак: intertat.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: