Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Кряшен чибяре

“Кряшен чибәре” – 2006: Алёна Низамова (Гурьянова)

Белешмә: Мамадыш районы Дүсмәт авылы кызы. Хәзерге вакытта Казанда яши

- Дөресен генә әйткәндә, минем өчен конкурста беренче урын алу көтмәгәндә генә булды. Бу бәйгедә җиңү өчен танышлык кирәк дигән сүзләр дә йөри иде, киресенчә булып чыкты. Әлеге җиңүем үз-үземә булган ышанычымны арттырды, көч-дәрт өстәде, дияр идем. Керәшен чибәре исемен алган көннәрдә, 11 нче классны тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга керергә имтиханнар тапшырып йөри идем. Кабул итү комиссиясе членнарының, “Керәшен чибәре” икәнемне белгәч, миңа карата мөнәсәбәтләре шундук үзгәрде – кызыксынып, сораулар яудыра башладылар. Шунда ук факультет деканы үзенең кәгазенә мине староста итеп билгеләп, язып та куйды. Мәдәният министрлыгында практика үткән вакытта да, министрлыкта эшләүчеләр Питрауда төшерелгән видеоязма аша мине танып алдылар. Әлеге бәйге миңа үз-үземә ышанычымны арттырды.

Бүгенге көндә улым белән беренче класска укырга керергә җыенабыз. Улым, кызым белән җәйге каникулларны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә тырышабыз, көч туплыйбыз. Хәзерге вакытта  Казанда яшим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев