Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

“Туганайлар” җөрякне җомышата

Мин – керәшен, Тихон Павлович Кулаков булам. Удмуртиянең Грахов районындагы Тыловай авылында 1927 елның 12 августында туганмын. Миңа тугыз җәш булганда, әтей чирләп үлде. Әней белән дүрт бала калдык

Колхозга керергә кушып та, әней тыңламагач, терлекләрне алып чыгып киттеләр. Әней чыдамады, җаз көне читкә чыгып китте. Әбей азрак безне карады да, җәй көне әтейнең энесе Питруша дәдәй дүртебезне дә җыеп, пароход белән, әней янына илтеп куйды.

Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендәге әней торган баракта, ике метрлы урында җәшәдек. Урыс телен белмәгәч, авыр булды. Акча алган көнне әнейнең ак ипи сатып алганы истә калган... 13 җәштә ремесленный училищега укырга кердем. Ике ел укы- гач, химзаводтагы бер цехта дежур слесарь булып эшли башладым. Эшләдем дә, кичке мәктәптә укыдым да. Аны бетергәч, кичләрен техникумда укыдым. Техникум белеме булгач, мине мастер итеп куйдылар. Азрак эшләгәч, цех начальнигы урынбасары булдым. 50 җәштә пенсия бирделәр. Аннан соң да 19 җыл эшләдем әле. 70кә җиткәч эшне ташладым. Авылда өй сатып алдым. Кәҗәләр алып җибәрдем. Хәзер миңа 94нче җәш, бераз бакчада эшләштерәм, кышка утын әзерлим.

Шәһәрдәге квартирымда кечтей кызым Таня тора. Олы кызым Лена Петербургта укып, шунда кияүгә чыгып калды. Аның беренче кызы Оляның да инде ике баласы бар: Иван һәм Вася. Икенче кызы Юля Америкада тора, шунда эшли. Өченче оныгым Катя ике кыз үстерә: Виктория һәм Вероника. Оныкларымның бүгенге көндә дүрт баласы бар. Җәй көне барысы да җаныма кайталар. Аларның барысын да җаратам.

Җәш чагымда туган авылга да, Татарстанга да еш кайтып җөрдем. Казанда керәшен чиркәвен юллап таптым. Отец Павел һәм аның атасы-анасы белән таныштым. Чаллы шәһәрендәге керәшен оешмасының ул еллардагы җитәкчесе Николай Ипеев, “Туганайлар” газетасы редакторы Людмила Белоусова белән дә очрашып сөйләштем. Редакция хезмәткәре Валентина Максимова киңәше белән, “Туганайлар”ны яздыртып ала башладым. Ни өчендер, ул хәзер Россия каталогында җук. Шунлыктан, Зеленодольскида җәшәүче туганымнан туганның кызы Гүзәл “Туганайлар”ны ала һәм ай саен почта аша миңа салып җибәрә. Газета килгән саен, үз җакын туганнарым белән очрашкандай булам, сөенечемнән җылый-җылый укыйм. Гел борчылып җәшәдем бит, керәшен бетә дип. Хәзер “Туганайлар” җөрәкне җомышата...

Татарстанда үзебезнең керәшен газетасы чыкканы һәм Казанда керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” ансамбле оештырылганы өчен, читтә җәшәүче керәшеннәр исеменнән, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, дәүләт советы председателе Фәрит Мөхәммәтшинга зур рәхмәт.

Керәшеннәрнең үз төбәге булган Татарстаннан читтә җәшәсәк тә, халкыбызның горурлыгы булган талант ияләре Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Виталий Агапов, Лидия Әхмәтова (Ямщикова), Вадим Захаров, Артур Поляков, Олег Фазылҗановка сокланабыз. Халкыбызны җәшәтү, берләштерү өчен тырышучы Иван Егоров, Людмила Белоусова, Юлия Губина, ирле-хатынлы Ипеевлар, Дунаевлар һәм исемнәре телгә алынмаган башка бик күп шәхесләргә олы хөрмәтебезне белдерәбез.

Тагын бер сүзем калган икән. Безнең Удмуртиядә ТНВ “Планета” каналы бар. Телевизордан шул канал тапшыруларын карап, керәшеннәрне кайчан күрсәтерләр икән дип, гел көтеп җатам. Ходай язса, анысы да булыр әле...

Тихон КУЛАКОВ.
Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик олы йорэкле кеше,Ватан пэрвэр,Тихон бабай,озак яшээгез!??Йознедэ тутырырга насыйп булсын сезгэ,балалар,оныклар,рэхэтендэ авырмыйча,яшэгез?????