Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Нәни йөрәкле батырым

Аянычлы сугыш еллары... Күпме кешене әти-әнисез, сөйгән ярсыз, балаларсыз, туганнарсыз, якын дусларсыз калдырган ул. Нәрсәгә иде туган җиремә әлеге афәт?! Нигә дошман таптап кергән бер кайгысыз шатлыкка тулып яткан газиз илемне?.. Ничек шул кадәрле кансыз була белгән алар? Нигә диеп кырган алар бер гаепсез халыкны? Бу мәңгелек сораулардан җан әрни...

Кайсы шәһәр-авылга барып чыкма, һәммәсендә дә Бөек сугышта батырларча җанын биргән кешеләр истәлегенә дип Җиңү парклары, Мәңгелек утлар һәм һәйкәлләр салынган. Һәр елны алар янына укучы, укытучылар, төрле буын вәкилләре, ә иң мөһиме өлкәннәр җыела. Кемдер, нәкъ 1945 елдагы кебек Җиңүне бәйрәм итсә, кемдер сугыштан кайта алмый калган якыннарын искә алырга, һәйкәл тактасына уелып язылган исемнәренә кат-кат карап торырга, бәлки ул исәндер кебек уйларны кабат яңартып, әле һаман тынычлана алмаган яраның сызлавын басарга дип җыела...
Бәйрәмгә җыелган өлкәннәргә тыныч кына карап булмый. Һәрберсенең йөзе башыннан кичкәннәр турында ашыкмый гына нидер сөйли. Шул арада күзләре әле яшькә тула, әле шатлыктан балкый төсле. Кызганыч, әлеге дәһшәтле елларны хәтерләрендә саклаган, шул елларның ачык дәлиле булган ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Туган авылымда да алар бетте диярлек.
Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итәргә санулы атналар калып барганда, мине тәрбияләп, кеше итүгә көчен кызганмаган Үзәбием – Анастасия Степанова (Ефимова), үзе турында бары якты истәлекләр генә калдырып, арабыздан киткәнгә дә 3ел вакыт узган. Арадан китсә дә, күңелдән беркайчан китмәс ул. Җиңү көненә санаулы көннәр калганда да, ак яулык, матур күлмәген әзерләп, һәйкәл янына ашкынадыр төсле. 
Әлеге вакыйгадан соң атна-ун көн узгач, ветераннарыбызга Мәскәүдән килгән юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.  Медаль Үзәбиемә дә  бирелде, ләкин үзе булмагач, үз куллары белән тотып карап сөенә алмагач, бу мизгелләрнең кызыгы югалды. Шул медальгә карауга күзгә яшь тула... Ә бит ул һәр Җиңү бәйрәмен көтеп алды. Бер елны да һәйкәл янына төшми калганы булмады. Ак яулыгын бәйләп, беренчеләрдән булып төшеп утырыр иде. “Үзе исән вакытта әни, һәр елны төшеп, әти белән дәдәйләргә карап утыра торган иде, хәзер аның урынына мин төшәм, алар бит безне көтәләр, шул һәйкәл тактасыннан карап торалар кебек...” – дип, әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтердә. Инде үзе сугышны татыган тыл ветераны булуга да карамастан, бәйрәмгә бер вакытта да кунак буларак түгел, ә сугышта газиз әтисен һәм дәдәләрен югалткан нәни бала буларак кына барды. Ә күзләрен моңсулык биләр иде. Тыштан сиздермәсәләр дә, эчтән генә үксеп елап, менә-менә кайтыр төсле тоелган әтисен эзлиләр иде кебек алар.
Тормыш Үзәбиемне сабыр булырга, аякларында нык басып торырга өйрәткән. Шул сәбәпләр аркасында җиңеп чыга алган ул шул тикле сагыш-борчуны. Ул сирәк елады, анысы да бик авыр, үзәкләре өзелгән вакытта була иде. 
Сугышка кадәр Үзәбием бабасы Василий, әбисе Мария, әтисе Иван, әнисе Домна, бертуганнары Яков һәм Анна белән бәхетле гомер кичергән. Тормышының иң бәхетле мизгелләре шул вакытлар булгандыр, мөгаен. 
Сугыш түгел, тормышны да татырга өлгермәгән нәни башына берьюлы күпме җаваплылык өстәлә... Үзеннән кечерәк туганнарны да карыйсы, йорт-җирне алып барасы... Өйдәге эшләр белән генә чикләнеп кала алмый ул, дус кызы Анна белән җитәкләшеп, әниләренә дә күңеллерәк булыр дип, кырдагы урак өстенә юл тоталар. Бигрәк кечкенә эле сез дип, ышанып эш тапшырырга кыймыйлар аларга. Шулай урак тоттырып, экзамен алганнары, яхшы исендә кала. “Безнен кулдан эш килгәнне күргәч, әниләрнеҗ сөенүләре чиксез иде. Әлеге мизгелдән мин һәрчак әни белән эшли торган булдым, үзебезгә бүлеп бирелгән җирне генә түгел, күпкә арттырып ура идек. Ахырда гел җинүчеләрне билгелиләр, анда без беренчеләрдән бардык, ә күп уручыга, бүләк йөзеннән, икмәк бүлеп бирәләр, менә шул иң куандырганы булгандыр инде җитмәгән заманда...” Шуннан башлана инде аларның олы тормышлары. Урак өсте, ерак болынга атналар буена печән чабырга китүләр, мәктәп белән бөтен авылга утын әзерләүләр... “Әни мине бәйләргә өйрәтмәдеме әллә вакыты булмаганмы белмим, ә минем өйрәнәсем бик тә килде. Әтинең, сүтелгән перчаткасын, миңа рәтләргә биргәне ачык хәтердә. Эчтән генә мин бит әле бәйли белмим дидем, ләкин сер бирмәдем. Перчатканы алып качырдым да, әни күрмәгәндә генә сүтеп, нәрсәнең ничек бәйләнгәнен карап, шуннан үзем дә өйрәнеп киттем. Минем шул чактагы сөенүләрем... Ә әтинең, “ремонтланган” перчаткасын кулына киюгә, өр-яңа бүләк алган сыман сөенүләре, әле дә күз алдымда... Өйрәтте, үзе өйрәтте тормыш. Кемнедер көтеп утырырга вакыт та җай да булмады. Бәйләргә өйрәнгәч, солдатларга кичләрен җыелып, оек-бияләйләр бәйләүне әйтеп тә торасы түгел. ” 
Илемә күпме шатлык китергән әлеге Бөек Җинү өчен, мин иң беренче – нәни йөрәкле батырҮзәбием алдында баш иям! Бәйрәм көннәре җиткәндә йөрәк тә башкача тибә, Илем өчен, халкым өчен булган горурлык хисләре дөрләп яна башлый...


 Надежда Токранова, Казан


Үзәби – газиз кешем

Кечкенәдән гел яхшыга, 
Өйрәткән олы кеше.
Үзең сабыр, үзең уңган,
Үзәби – газиз кешем.

Нәрсә ярый, ә нәрсә юк,
Барына төшендердең.
“Кеше булып, дөрес йөр!” – дип,
Һәрвакыт әйтә килдең.

Тырыштым үтәп яшәргә,
Биргән киңәшләреңне.
Әле хәзер дә тырышам,
Гел уйлап сүзләреңне.

Алтын иде һәр киңәшең,
Көмеш булды һәр сүзең.
Беркайчанда бушны юкка,
Сөйләп үтмәде көнең.

Тормышыңда кызыгырлык,
Җиңел генә булмаган...
Барына да түзә белгән, 
Сыгылып та калмаган.

Ялкыннардай яндың җирдә,
Тик ятуны белмәдең.
Башкалар сыман тормыштан,
Зарлануны сөймәдең.

Синдә булган яхшылыкны,
Санап чыгарлык түгел.
Арабызда булмавыңны,
Уйлап сызлана күңел.

Син яшәдең һәм яшисең,
Яктырткыч маяк булып.
Кайтып кочаклый алмаудан,
Китә күңелем тулып.

Без кайтуны бик зарыгып,
Әле көтәсең кебек.
“Бәтәч! Бәтәч! Балам!” – диеп,
Кочаклап - үпкән кебек.

Син юк хәзер, шуңа сине,
Уйлап кына сагынам.
Күктән безгә бары бәхет,
Телисен дип юанам.

Исән чакта ник әйтмәдем?
Сокландым эчтән генә.
Бар яктан да үрнәк булган,
Үзәбием син генә.

Бары якты истәлегең,
Җирдә мәңгегә калсын.
Киңәш, ярату-назыңа,
Мең-мең рәхмәтләр яусын!
Н.Т.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев