Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

“Керәшенлек“ мөлдерәп тора

Иң матур бәйрәмнәребезнең берсе - 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көннәрендә Татарстанның халык җырчысы Галина Казанцевага "Туганайлар" аша рәхмәт сүзләре, бәйрәм теләкләре җиткерәләр. Без, "Айбагыр" керәшен халык фольклор ансамбле җыручылары, узган елның октябрь аеннан Галина Александровна кул астында эшлибез. Ул безнең белән атнага ике тапкыр репетицияләр үткәрә. Репетицияләр вакыты...

Иң матур бәйрәмнәребезнең берсе - 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көннәрендә Татарстанның халык җырчысы Галина Казанцевага "Туганайлар" аша рәхмәт сүзләре, бәйрәм теләкләре җиткерәләр.

Без, "Айбагыр" керәшен халык фольклор ансамбле җыручылары, узган елның октябрь аеннан Галина Александровна кул астында эшлибез. Ул безнең белән атнага ике тапкыр репетицияләр үткәрә. Репетицияләр вакыты күп чакта өч сәгатьтән дә озынракка сузыла. Без барыбыз да өлкән яшьтәге түтиләр. Безгә нота төшендергәнче, хәрәкәтләр күрсәткәнче, җырлау рәвешен өйрәткәнче, шактый нервысын какшатырга, сәламәтлеген бетерергә туры киләдер җитәкчебезгә. Тик ул боларның берсен дә безгә күрсәтми, тыныч кына, өйрәтүен дәвам итә. Бездән соң әле "Халыклар дуслыгы йорты"на аның карамагына керәшен балалары килеп кала, без кайтып китәбез. Алар белән тагын күпме шөгыльләнә торгандыр.

Андагы бетмәс-төкәнмәс көчне, энергияне күреп, без гаҗәпләнәбез дә, сокланабыз да. Күз генә тия күрмәсен, дип, аның сәламәтлеге өчен борчылып та куябыз.

Галина Александровна керәшен хәрәкәтенә килүчеләрнең иң беренчеләре рәтендә тора. Кайвакыт ул безнең белән әнә шул көннәрдәге хәлләр турында истәлекләре белән бүлешә. 89 елларда, әһә, керәшеннәр килгән икән, рәхим итегез, дип торучылар булмый шул әле. Андый халык бармыни ул, дип, сине бөтенләй күрмәмешкә сабышалар, теләгән ишегеңне ачып керә алмыйсың - борын төбеңдә ябып куялар. "Булмады инде", дип, кулын салындырып утыручылардан түгел шул ул. Ябык ишекләрне ачтыруның да әмәлләрен таба, кирәкле кешеләр белән ипле итеп сөйләшү юлларын да эзли белә. Аның ТНВ каналыннан алып бара торган "Алтынчәч" тапшыруы гына да бу сөйкемле керәшен җырчысының нечкә тоемлы, югары интеллектлы сәнгать белгече, кызыклы әңгәмәдәш булуын күрсәтә иде. Шул ук вакытта ул үзенең керәшен җырчысы икәнен белгертеп куярга да бер җай таба иде.

Кызганыч, "Алтынчәч" тапшыруы ябылды. Шуның белән бергә, Галина Александровна да бер читтә калды кебек. Алдан әйткәнемчә, ул - почмакта елап утыручылардан түгел. Туган төбәгендә - Чаллыда, Зәй районы авылларында концертлар белән дә йөрде, керәшен бәйрәмнәрендә катнашты. Ә менә "Айбагыр"ны үз өстенә алгач, аңа "икенче сулыш" өрелгәндәй булды. 2014 елның октябренда оешып эшләп киткән ансамбльнең бүген инде "халык ансамбле" исеме алуга ирешүе - Галина Александровнаның ни дәрәҗәдә оештыручы, белгеч икәнен күрсәтә торган дәлил. Үзе дә эшли, башкаларны да эшләтә белә.

Репетицияләрдә ул безне җыр җырларга гына түгел, ә тормышта үз-үзеңне табарга кирәкле бик күп нәрсәләргә өйрәтә. "Үз-үзегезне яратыгыз. Үзегезне яратмасагыз, сезне кем яратсын. Үз-үзеңә карата хөрмәт кешеләрдә сиңа карата хөрмәтне тудыра. Ә хөрмәт - ярату инде ул. Ә ярату хисе - бәхет тудыра, бәхетлелек хисе эчеңдә, җаныңда яши - әнә шул чакта тормышның нинди кадерле, рәхәт икәнен тоясың", - ди ул безгә.

Галина Александровнаның күңеле "керәшенлек" белән мөлдерәмә тулы (шулай әйтеп булса!). Ул менә шул мөлдерәмә күңеленнән, чайпалдырып-чайпалдырып, җыр-моңнарын, борынгы керәшен көйләрен янәшәсендәгеләргә өләшә. Бер тиен сорамыйча, башкарган игелекле эшләре өчен түләүгә берни көтмичә...

Әле күптән түгел Казанда Вадим Захаров концерты булды. Анда Галина Александровна да берничә җыр башкарды. Халыкның аны ничек кабул итүен, нинди алкышлар белән бүләкләвен күргәч, Аллага шөкер, үзенә тиешле югары пьедесталында тора икән әле, дип, аның өчен чын күңелдән куандык.

Хөрмәтле Галина Александровна! Сезне гүзәл бәйрәмебез белән котлыйбыз. Йөзләрегез һәрчак көлеп торсын, кадерле булып, кирәкле булып, озак еллар буена халыкны сөендереп яшәвегезне теләп калабыз.

Иң изге теләкләр белән, "Айбагыр"лылар һәм Казан керәшен җәмгыяте исеменнән

Вера Семенова,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев