Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Керәшен чибәрләребез нигә хыянәткә бара?

Менә инде ничә еллар буе "Керәшен чибәре" конкурсы бөтен керәшен дөньясын дулкынландырып тора. Һәр төбәк үз чибәрен тырыша-тырыша әзерли, сәхнә янында дулкынланып җиңүче исемен көтә. Ә лаеклы чибәр бары берәү - бердәнбер. Ел саен чибәрләребез өчен чын йөрәктән шатланабыз. Сәхнәдә үзен идеаль керәшен кызы итеп күрсәткән кебек, тормыштада шулай булыр,...

Менә инде ничә еллар буе "Керәшен чибәре" конкурсы бөтен керәшен дөньясын дулкынландырып тора. Һәр төбәк үз чибәрен тырыша-тырыша әзерли, сәхнә янында дулкынланып җиңүче исемен көтә. Ә лаеклы чибәр бары берәү - бердәнбер.

Ел саен чибәрләребез өчен чын йөрәктән шатланабыз. Сәхнәдә үзен идеаль керәшен кызы итеп күрсәткән кебек, тормыштада шулай булыр, дип ышанабыз. Ни кызганыч, күпләр хыялланган урынны яулаган чибәрләр, мөселман егетләре белән очраша, тормышларын бәйли, никах укыта. Мин бу гамәлләрне халкымны һәм динемне сатуга тиңлим. "Керәшен чибәре" булган кызның моңарга хакы юк! Киләчәген шул рәвешле үзгәртергә уйлаган икән, нигә диеп бу конкурста катнашып кеше көлдерергә?! Бу сүзләр күктән алынмый, ә халык теленнән килә. Халык сөйли икән, димәк ул өметсез киләчәген уйлап борчыла.

"Керәшен чибәре" конкурсында катнашкан, җиңү яулаган чибәрләребез! Халыкка үзегезне сокландыргыч итеп күрсәткән сыман, тормышыгызны да гүзәл итәргә тырышыгыз. Дистә еллардан соң да сезгә, яулаган исемегезгә тап төшмәсен.

Татьяна Андреева, Балык Бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев