Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Әфган сугышын үткән бердәнбер авылдашым

Балык Бистәсе районыннан Валентина Ефимова авылдашы Александр Петров турында яза

Нәкъ 32 ел элек Әфган җиреннән безнең гаскәрләрне чыгару тәмамлана. Ул көннәрнең фаҗигасен, авырлыгын 18 яшьлек егетләрнең ниләр кичергәнен сүзләр белән генә аңлатып булса икән.

Тугыз ел барган бу канкойгыч сугышта һәлак булган, яраланган һәм хәбәрсез югалган меңнәрчә сугышчының исемнәре онытылмаска, исәннәр хәтерендә сакланырга тиеш.

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан Александр Петров та Әфган сугышының ачысын ел ярым татыган бердәнбер авылдашым.

Александрның да балачагы шул чорга хас борчусыз, күңелле уза. Иптәшләре белән Котлы Бөкәш авылына йөреп урта белем ала. 1980 елда Ватан алдында изге бурычны үтәр өчен армия сафларына китә. Ярты ел өйрәнүләр үткәннән соң, башка иптәшләре белән снарядлар, миналар шартлап, кайнап сугыш бара торган Әфган җиренә аяк басалар.

Хезмәтен Шинданд шәһәрендә танк гаскәрләрендә дәвам итә. Ул вакытларны ничек кенә сөйләтергә тырышсаң да бу аз сүзле авылдашым: “Булгандыр инде, бер мин генә анда булмадым бит”, - диюдән узмый. Ниләр кичергән? Ниләр күргән?.. Болар барсы да сугыш фаҗигасен күргән япь-яшь егетләребезнең хәтерләрендә. Ул вакытларның күбесе онытылган инде, ди ул тыйнак кына. “Яшь идек. Без бит солдатлар. Ә солдат приказны, ил алдындагы бурычын үтәргә тиеш.

1982 елда исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Казан шәһәренә китеп, төзелешкә эшкә урнаша. Галина исемле кыз белән матур гаилә коралар.

30 ел буе төзелештә эшли. Эше авыр, тормышы түгәрәк. Оныкларына сөенеп, балаларының уңышларына шатланып, булганына риза булып яши бүгенге көндә Әфган сугышын үткән бердәнбер авылдашым Александр Петров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев