Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Бик күп еллар узса да

Берничә ел элек Казан керәшен җәмгыяте утырышында бик җайлы, кешелекле, күркәм бер хатын белән таныштым.Ул -Теләче районы Субаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче Вера Ивановна Семенова. Аның белән аралашып, сөйләшә торгач, мине, яшь ярымлык баланы җиде яшькә кадәр карап-тәрбияләп үстергән нәнәм (үги әнием) Алексеева Анастасия Корниловнаның соңгы елларда Субаш...

Аудый түтей яшьтән әнисез калып, Казанда укып, үз көнен үзе күреп, Мамадыш районы Албай авылында ялгыз калган әтисе Корнилов Александр Корниловичка ярдәм итеп, барлык авырлыкларны татыган кеше. Хәтта безгә, ятим балаларга, булышып торганын бик яхшы хәтерлим. Чөнки ул алып кайткан матур бизәкле ситсылардан нәнәм үз куллары белән матур күлмәкләр тегеп кидерә иде. Нәнәм (Корнил Начтасы), әтием биш бала белән ялгыз калгач, безнең семьяга - тәтәм Тимофеев Иван Петрович белән кушыла. Тәтәм миңа 6 яшь тулгач үлеп китте. Нәнәбез әти үлгәч тә безне ташламады, тик Албайдагы дәдәсе авырып урын өстенә яткач, аны карарга дип, үз авылына кайтып китте. Без озак еллар нәнә белән аралашып яшәдек. 1977 елны ирем Илья Михайлов белән шактый еллар Уралның Свердловск өлкәсендә торырга туры килде. Яңадан Казанга кайткач, Черновлар семьясы нәнәбезне озак еллар хәстәрләп, Субаш авылында җирләгәнен белдек. Шушы семья белән танышасы килеп шактый еллар узды. Ниһаять, быел, Тручин бәйрәменә туры китереп, Вера Ивановна Семенова белән Субашка юл тоттык. Субаш авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Йорт-җирләр төзек, һәр йортның капка төбендә машина, урамда очраган халык ерактан ук сәламләшеп, ачык йөз белән каршылый. Авылның төрле ягыннан да күренә торган җирендә матур гына чиркәү төзелгән.

Иң беренче чиратта, зиратка барып, нәнәмнең каберенә чәчәкләр салдык, баш иеп кечкенә чакларны искә алып, күңелемдә сакланган йөрәк хисләремне нәнәгә сөйләдем. Иңнәремнән зур йөк төшкән сыман, күңелләрем тынычланды. Чернов Петр җизней белән Аудый түтейләр йортына юл тоттык. Бу семья безне бик җылы каршы алды. Бүгенге көндә безнең туганнарыбыз, дусларыбыз ишәйде. Аудый түтей белән Питер җизней бик кешелекле, уңган, тырыш биш бала үстергәннәр. Балалары әти-әниләренә булышып торалар, без алар өчен бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: истәлекләр