Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Бәхет шулдыр ул

Совотиевлар алтын туйларын билгеләп үткәннәр, дигән хәбәрне ишеткәч, озынга сузмыйча, аларга юнәлдем. Каршыма Мария Васильевна үзе чыкты. Килүемнең максатын әйткәч: "Без гади кешеләр, нәрсә генә язарсың инде", - дип аяк терәп каршы торды. "Баһадир уллар, йөзек кашыдай кызлар табып үстергән, аларны тәрбияләп олы юлга чыгарган кешеләр гади була алмый. Сез...

Мария Васильевна яшь чагында бик чибәр булгандыр. Әле дә зәңгәр күзләренең җетелеге югалмаган, йөз-кыяфәтендә тормыш буразналары тамгаларын салырга онытканнар. Ә бит сикәлтәле тормыш юлын үткәндә, төрлесен күрергә туры килгәндер.

Без - Кумырыклар, - дип башлады ул сүзен. - Александр белән бер өй аша гына үстек, миннән бер яшькә генә зуррак. Бәләкәйдән бергә уйнадык. Кыш көне таудан чана шуулар кичә генә булган кебек. Гомер сизелми дә үтеп бара.

Солдат хезмәтеннән кайткач, Александр үзенә ярны читтән эзләми. Озын зифа буйлы, җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, чибәр, уңган-булган күрше кызы Марияне үзенә пар итә. Бәхетне дә әллә кайдан, җир читеннән эзләмиләр, авылда төпләнеп калалар.

Бер-бер артлы семьялар авылдан китә башлагач, Совотиевлар да бу агымга кушылалар. Бу вакытта Мамадыш совхозының даны бөтенсоюз күләмендә таралган чагы. Александр - механизатор, Мария сыер савучы булып урнашалар. Торак мәсьәләсе дә хәл ителә. Тырышып эшлиләр, урып-җыю чорында Александр гел алдынгылар сафында була. Финанс яклары мөмкинлек биргәч, үз куышларын булдыру турында уйлый башлыйлар. Красная Горка авылыннан йорт сатып алалар. Балалар кул арасына керерлек булалар инде. Ишек алды тутырып мал асрыйлар."Кайбер елларны атлар гына өчәр башка җитәләр иде", - дип искә ала Мария Васильевна. Хезмәт тәрбиясенең иң үтемле булуына Совотивлар мисалында ачык күреп була. Балалар тырыш, тыңлаучан, эш яратып үсәләр.

Михаил белән Владимир беркайчан да дәрәҗәсе төшми торган шофер һөнәрен сайлыйлар, Елизавета озак еллар буе УПТК да склад мөдире була, аннан Райпога күчә. Нина югары белем ала. Ул райпо директорының ярдәмчесе.

Хәзерге тормышларыннан канәгать, балаларының кадер-хөрмәтендә яшиләр Совотивлар. Балалары барысы да Красная Горка авылында йортлар җиткереп, иркен тормышта яшиләр. Үткән-сүткәндә дә кагылып, хәлләрен белеп чыгалар. Мин булганда да, Владимир, әнисен кочаклап, туган көне белән котлап чыгып китте. Кич белән барлык туганнар бергә җыелачак. Балалар бәхетенә куа-нып, тигезлектә әле бик озак гомер итәргә язсын аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: истәлекләр