Туганайлар

Тамак тәмугка кертә

Кушаматсыз керәшен булмаган кебек, бездә авыл урамнарының да үз атамалары бар. Зәй ягындагы туган авылым Югары Багражда да шулай ул. Рәсми рәвештә, Пушкин урамы, Тынычлык урамы дип йөртелсә дә, халык телендә алар Олы урам, Чиркәү урамы, Арт урам булып кала бирә. Безнең урамны Кәҗә башы урамы дип йөртәләр

Бар иде авылның гөрләп торган чаклары... Урамыбызның да ике яклап тезелеп киткән өйләреннән бүгенге көндә дүртесендә генә кеше яши. Аларда да инде минем чор кешеләре түгел, ә аларның балалары, оныклары көн күрә.

Китте халык авылдан. Кайсыларыдыр – түзә алмаслык авыр тормыштан качып, ә кайсылары – авыл тираннарының рәнҗетүенә чыдый алмыйча, ә кемнәрдер бәхет эзләп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тарафларга таралды. Алар үскән нигезләрнең күбесе җир белән тигезләнгән. Сакланып калган дүрт йортның өчесендә олпат гәүдәле бертуган Бутаковлар үз гаиләләре белән яши. Аларга минем мөнәсәбәтем башкачарак, шул мин үскән урамны саклап яшәгәнгәме, әллә дүртенче буын туганнарыбыз булгангамы – әйтә алмыйм, бәлки, кан тарта торгандыр, миңа алар аеруча якын. Җырак бабаларын мин ишетеп кенә беләм. Иван исемле булган ул, Тукмачев фамилиясен йөрткән. Өлкән
яшьтә булу сәбәпле, аны сугышка алмаганнар. Сугышта күрсәтәсе батырлыгын шушында, авыл җирендә кылган ул. Анысы турында бераз соңрак сөйләрмен...

Мәктәп елларыннан соң, авылда бик озак торылмады. Шулай да, каникулга, төп йортка кунакка кайткан чакларымда Иван бабайның кызы Мария түти (ул чагында инде гаиләле) очраган саен: “Инде сиңа ничә яшь энем”, – дип сорый иде. Ә мин, яшьлегем белән горурланган төсле, “Мария түти, менә быел фәлән яшем тулды”, – дип җавап бирәм. Ул башка берни дә сорамый, мөлдерәмә яшьле күзләрен тутырып, миңа озак кына карап тора да: “Бәхетле бул, энем, гомерле бул”, – дип, йөзен читкә борып китеп бара. Ничә мәртәбә шул бер үк сорауны бирде ул миңа һәм җавапларымны ишетте. “Унбиш... Унсигез... Егерме биш... Кырык биш”, – дигән чакларымны хәтерлим. Башка күрешергә туры килмәде. Бик озак авырганнан соң дөнья куйган дип ишеттем. Аның ни өчен минем яшем белән кызыксынуының серен еллар үткәч кенә аңладым. Ул хакта сезгә дә җиткерим әле.

Кырык беренче елның кышында әни, күршебездәге шул Иван бабай белән бергәләп, кул чаналарына берәр капчык арыш салып, ике Баграж арасында урнашкан су тегермәненә он тарттырырга киткәннәр. Көннәрнең кыска чагы, халык күп, су буе чират... Тегермәндә эшләрне бетергәнче караңгы да төшә башлаган, буран да кузгалган. Кайтыр юлның бер өлешен, авыр юлны кыскартмакчы булып, буадагы боз өсләтеп кайтырга чыкканнар.

Инде яр буена җитәбез дигәндә генә, аяк астында шатор-шотыр боз ярыла башлый. Куркынычны чамалап, икесе ике якка ташланалар. Иван бабай чанасы белән яр кырына чыгып өлгерә. Ашыгуыннан, әни боз өстендә таеп егыла, торгалаганчы бата барган капчыклы чанасы аны боз астына, суга өстери. Кулына урап тоткан чана бавы салкында каткан, тиз генә ычкындырырмын димә!

“Бер мизгелдә бөтен гомерем, өйдәге сабыйларым, карындагы балам (анысы мин булам инде) күз алдымнан үтте”, – дип сөйләде әни. Ниһаять, чана бавы кулыннан ычкына да, үлән арасына кереп качкан кара елан сыман, боздан шуышып бәкегә төшеп югала... Әни ярга чыгып өлгереп кала калуын, тик менә батып үлү куркынычы артка чигенгәч, ачлыктан тилмергән балалары күз алдына килеп баса. Онны ничек тә алырга кирәк, бүгенге көндә ул бит бердәнбер өмет. “Балаларны саклый күр”, – дип соңгы сүзләрен әйтте бит әтиләре сугыш-
ка киткәндә. Балаларын саклый алмаса, аның яшәве кемгә кирәк?!

Шуларны уйлап, әни яр буенда өзгәләнә, үкереп елый,үзен-үзе аңламаслык хәлдә суга таба ыргыла. Иван бабай аны: “Өеңдә балаларың көтеп утыра. Үзең авыр корсаклы, акылыңа кил”, – дип тынычландыра. Ә үзе яр буенда үскән тирәктән таяк сындырып ала да, өстендәге тунын салып әнигә тоттыра. “Суга мин керәм”, – ди ул каршы килмәслек катгый тавышы белән.

Сугыш кырында булса, мөгаен, граната тотып дошман танкы каршысына да шундый ныклык белән китәр иде ул. Су бик тирән булмый, билдән бераз гына югарырак. Аяклары белән капшап чананы тиз таба табуын,тик аны чыгарыр өчен башта бавын табырга кирәк... Чана бавын тапканчы байтак маташырга туры килә.

Ниһаять, аягына урап бауны өскә чыгара да, капчыклы чананы ярга сөйрәп алып чыга. Яр читенә утырып, итекләренә тулган суны әйләндереп түгә дә, әни кулындагы коры тунын алып кия.

Алда – кырык беренче елның салкын буранлы төне һәм юлсыз ике чакырым ара. Иван бабайның эченә суык төшә, дер-дер калтырана, сүзен дә көчкә әйтә. Әнинең бишмәт эченнән җылы киемнәрен салып кигертүе дә җылыта алмый аны. Караңгы
төндә көчкә кайтып җитәләр.

Онга су алай тиз үтми икән, капчыкның тышкы ягы гына юешләнгән була. “Шул онны ашка кашыклап кына салып, ел әйләнәсенә җиткердем”, – дип сөйләгәне бар иде әнинең.

Авыр тормыштан качып әни карынында ятып булмый, вакыт җиткәч дөньяга киләсең. Мин туган көннәрдә генә Иван бабай бакыйлыкка күчкән. Ул шул караңгы төндә юеш кием белән чатнама суыкта кайтып егылудан урынга калган булган. Тәне кызышып, туктаусыз йөткергән, тыны бетеп җәфаланган.Үлем белән берничә атна тартышканнан соң, гомер иткән карчыгын, үз тормышларын башларга да өлгермәгән өч кызын ятим итеп, мәңгелеккә күзләрен йомган...

Хәзерге көннәрдә булса, ач балаларның ризыгын саклап калганы өчен, мөгаен, аңа медальләр тапшырырлар, данга күмәрләр иде. Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында, фронттан ерак тылда күршесенең сабыйларын ач үлем тырнагыннан коткарып калып, гади керәшен
карты Иван да олы батырлык эшләгән... Җиңүнең 75 еллык юбилее көннәрендә, мин аны фронтовиклар белән бер сафка куеп, олы хөрмәт белән искә алам. Үзенең җаны бәрабәренә безне саклап калганы өчен, күршебез Иван бабайга күңелебездә гомер буе олы рәхмәт хисләре йөртәбез.

Ул үзенең ни сәбәптән урын өстенә калганын да, терелә алмаячагын да белгәндер, әмма исән чагында кылган бу эшенә үкенеп-уфтанып бер генә сүз дә әйтмәгән... Иван бабайның балалары белән дә бик күп еллар күршеләр булып яшәдек. Әмма ник берсе, ялгыш кына да “әтиебез сезнең өчен харап булды бит”, – дип ычкындырсын, үпкәсен белдерсен?! Иван бабайдагы кешелеклелек балаларына да күчкән иде шул.

Ә Мария түтинең, авыл урамында очрашкан саен, минем яшем белән ни өчен кызыксынуына бик күп еллар узганнан соң, бары тик әни сөйләгәч кенә төшендем. Аның миңа биргән ул сораулары үз әтисенең вафатына ничә ел вакыт үткәнен искә төшерүе, күзләрен сарган яшь пәрдәсе аша, сүзсез генә әтисен искә алуы булгандыр... Инде Иван бабай гына түгел, Мария түти дә якты дөньяда юк. Урыннары оҗмахта булсын...

Никифор ТУКМАЧЕВ, Түбән Кама шәһәре

На фото: Описание картины Зимой в деревне – Алексей Корзухин

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: