Туганайлар

Нугай теле – туган тел

Редакция почтасына шактый санда хатлар килә. Кулына каләм алып, хат язып җибәрүчеләргә без чиксез рәхмәтлебез. Хат язам дисәң, кайчак әле аның кирәкле сүзе табылмый, кайчак конверты булмый, ә кайбер урыннарда бөтенләй почтасы да юк. Шулай да язалар...

Керәшеннәрнең тарихы, телләре буенча материаллар бастыруыбызны сорап язган хатлар да шактый. Узган елның 8 декабрь санында "Керәшен дигән халык бар" дигән китапның басылуы, аны тәкъдим итү кичәсе уздырылу турында язган идек. Ул китаптан керәшеннәр турында байтак материал табарга була. Гәҗит укучылар арасында, кызыксынып, архивларда актарынып, тарихыбызны үзләре өйрәнергә алынучылар да бар. Алар чыгарган нәтиҗәләр белән башкалар килешмәскә дә мөмкин. Зәй районы Федоровка авылыннан Василий Васильев та керәшен темасын үзлегеннән өйрәнә. Кайбер фикерләре белән бүлешеп, редакциягә хат юллаган.

Без керәшеннәр сөйләшә торган, мишәрләрнең борынгы бабалары сөйләшкән тел - кыпчак теле. Тагын да дөресрәк итеп әйтсәк, Таулы Алтай телләре төркеменә кергән иске нугай теле ул. "Иске нугай теле - татар теле - төрки телләр төркеменә керә ", - дип язу үзе бик зур ялгыш.

V гасырга кадәр төрек сүзе бөтенләй билгесез, беркайда да кулланылмаган. V гасырдан соң да бары тик бер төрле нәселләрне билгеләү өчен, төрек яки төрек-скифлары рәвешендә генә кулланыла.

Татар теле, татарлар дигән атамалар белән дә шул ук хәл. II гасырга кадәр бернинди язма чыганакларда да, Кытай кулъязмаларында да бу атама очрамый. II гасырдан соң да татар сүзе бер кечкенә нәселгә карата кулланыла. Кытайлар Кытай стенасыннан Себер тайгасына кадәр яшәгән халыкларның барысын да (кероитлар, текиннар, басмаллар, мерхитлар, ойротлар һ.б.) татарлар дип атаганнар. Кытай чыганаклары буенча XII гасырга кадәр Көнчыгыш Монголиядә күп нәселләр өстеннән татарлар өстенлек иткәнгә күрә, монголларны татарларның бер нәселе дип караганнар. XIII гасырда инде, киресенчә, татарларны монголларның бер нәселе итеп карыйлар. Элек татар булу почетлы булса, монгол империясе төзелгәч, монгол булу почетка керә. Шуңа күрә әрмән чыганакларында аларны мунгал-татарлар дип язалар (кара: Л. Н. Гумилев. "Поиск вымышленного царства". Москва. 209, 101 битләр).

Элек татарлар нинди телдә сөйләшкәннәрдер, билгесез. Тик революциягә кадәр булган язмаларның эчтәлеге яртысы гарәп, яртысы фарсы сүзләреннән торган. Бу телне инде татарлар үзләре дә аңламый. Шиһабетдин Мәрҗани шагыйрь Таҗетдин Ялчыголның үлеме турында болай яза: "Әснаи сәяхетендә өхбабындан берәүнең дарына дөхүл илә эчәргә сорап сахибе бәйт шәрабе гасәл китереп биреп, шуны эчеп..., Имәнле нам каръяда вафат улып, мәхбәрендә мәдфүн улды..." Күчермәсе: "Сәяхәте вакытында дусларыннан берәүнең йортына кереп эчәргә сорады, өй хуҗасы ачы бал китереп биреп, шуны эчеп, кинәт кенә Имәнле исемле авылда вафат булып, каберлегендә күмелде..."

Керәшеннәр кулланган иске нугай теленең пычрануы хәзерге вакытта 30-40 процентка җитте. Киләчәктә керәшенчә-татарча-русча сүзлек чыгарырга кирәк булмагае әле...

Нугайларның 24 нәселе булуы билгеле. Шулай ук башкортлар белән нугайларны бер халык дип исәплиләр. Керәшеннәр бер яктан башкортларның "Киршин" ыруы булса, икенче яктан нугайларның "Кердар" ыруы - мачин-керчиннар.

VIII гасырда ук оешкан Идел буенда (Иделнең сул як ярында) Нугай ордасын печенегларныкы дип йөртәләр. Көнбатышта кыпчак-команнар - болар шул ук нугайлар, алар половцы нәселеннән. Тарих фәннәре кандидаты Лев Николаевич Гумилев "Древние тюрки" дигән китабында болай яза: "Детш- и Кипчак - Кыпчак даласы. Монда кыпчаклар кангарлар (канглы) белән кушылып, көнчыгышта - кыпчаклар, Европада - команнар, Россиядә половцы дип йөртелгән".

Мишәрләрнең бабалары - суннитлар, иманны гарәп телендә түгел, үз телләрендә укып, керәшеннәр кебек, Тәңрегә хәер бирүчеләр.

1926 елдагы халык санын алу вакытында мишәрләр якынча бер миллионга якын исәпләнә ("Вестник научного общества татароведения". Казань. 1927. № 6. С. 52). Керәшеннәр Татарстанда 99041 кеше (нагайбак белән удмурт керәшеннәрен дә кертеп - 120 мең), исәпләнә (Образование Татарской АССР". Сборник документов и материалов, - Казань, 1963. С. 180. Приложение 4). Бу саннар - безнең халыкның Явыз Иван чорыннан соң гына килеп чыкмаганлыгы, тарихта үзенең зур урыны булганлыгы турында сөйли. Ни кызганыч, тарихыбыз өйрәнелмәгән...

В. ВАСИЛЬЕВ,

Зәй районы, Федоровка авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты каршында эшләп килүче керәшен һәм нагайбакларның тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров В.Васильевның бу язмасына үзенең фикерен белдерә.

Автор керәшеннәрне бер яктан башкортларның "Киршин" ыруы дисә, икенче яктан нугайларның "Кердар" ыруы - мачин-керчиннар дип белдерә. Болай дип раслау бернинди документаль тарихи фактлар белән ныгытылмаган. Керәшеннәрнең үзләрендә дә нугай яки башкорт чыгышы турында бернәрсә дә язып калдырылмаган.

Керәшеннәр сөйләмендә нугай сөйләме диалектлары һәм фонетикасы белән күп охшашлыклар булуы турындагы фикер белән килешергә була. Бу турыда хәзерге тел белгечләре дә яза. Казах, үзбәкләрнең иске традицияләрендә татар атамасын белмәүләре, аны нугай атамасы белән йөртүләре дә моңа факт булып тора.

Бүгенге күзлектән чыгып караганда, "татар теле" һәм "нугай теле" - болар инде төрле мәгънәдәге атамалар. Фәндә әле бу фикерне кире кагарлык дәлилләр юк.

Шул ук вакытта авторның керәшеннәрнең культурасын, телен, тарихын өйрәнергә омтылышын хупларга кирәк. Хәтта Федоровка, Ирнә кебек күрше генә булган авылларның да сөйләмнәре фонетик яктан аерылып тора. Ә бит, югыйсә, Ирнә авылы Федоровкадан аерылып чыккан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: