Туганайлар

"Мамай курганында әтисенең исемен тапкан..."

Минзәлә районы, Яңа Мәлкән авылыннан Лариса ӘХМӘТШИНА туганы гаиләсенә бәйле вакыйга турында сөйләде.

Минем әнием ягыннан әбием – Сизова Евдокия Николай кызы, 1901 нче елда Минзәлә районы Иске Мәлкән авылында урта  хәлле крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә  барлыгы җиде бала булалар. Бүген мин әбиемнең сеңлесе Елена Николаевна, безнең өчен  Илекәй түти булган туганыбыз гаиләсенә бәйле бер вакыйга турында сөйлисем килә.  Әлеге вакыйга Җиңүнең 75 еллыгы белән турыдан-туры бәйләнгәнгә, мин бу хакта язмый кала алмадым.

Илекәй түти, үсеп буйга җиткәч, үзебезнең Минзәлә районы Иске Мунча авылында туып үскән керәшен егете Александр Ивановка кияүгә чыга. Яшь гаилә башта,  ни сәбәпледер, Кукмарага, аннан Иҗауга күчеп китә. Сугышка кадәр бу гаиләдә биш бала туа: Валентина, Никандр, Тамара, Владимир, Зоя. Без алар белән гомер буе аралашып, кунакка кайтышып-барышып яшәдек. Хәзер инде аларның дүртесе исән түгел, бары Зоя түти генә исән-сау,  аңа да 80 яшь тулды инде. Ул Ижау шәһәрендә яши. Зоя Александровна бик укымышлы ханым, югары белемле, гомер буе җитәкче урыннарда эшләде, гел ачык күңелле,  шат, шаян, оптимист булды. Хәзер дә шулай. Мәктәпне бетергәч тә ул иң элек укытучылыкка укый, мәктәптә эшли.

Илекәй түтине мин үзем хәтерләмим,  ул мин сабый вакытта ук үлгән. Аның ире – безнең җизнәбез – Александр Иванов, Бөек  Ватан сугышында катнаша һәм шунда батырларча һәлак була. Сталинград янында барган искиткеч авыр һәм канкойгыч бәрелештә башын сала ул. Үлүчеләр шулкадәр күп булгандыр, ахры, үлеме турында хәбәр килсә дә, кайда җирләнүе турында төгәл генә билгеле булмый.

Күп еллар үткәч, Волгоградка эшлекле командировкага баргач, Зоя Александровна Мамаев курганны күрергә килә. Менә шундагы таш һәйкәлдә ул үзенең әтисенең исемен күреп, тетрәнеп кала. “Бәлки ул минем әтием дә түгелдер, аның фамилиядәше генәдер, -  ди ул, - тик бу вакыйга миңа шулкадәр нык тәэсир итте, мин анда күпме басып торганымны да белмим. Мин шулкадәр тетрәнгән идем, күземнән  чишмәдәй яшь ага, үзем кузгала да алмыйм. Исән  әтием белән очрашкан шикелле булдым шунда,” – дип искә ала ул.   Командировка срогы бетеп,  өйгә кайткач, ул әлеге хисләрен шигъри юллар итеп кәгазьгә төшерә. Бер очрашкач, сүз артыннан сүз китеп, нәселебезне барлап, туганнарны искә алып утырганда, ул шушы вакыйга турында сөйләде. Мин аннан әлеге шигырьне сорап алдым һәм  сезне дә шул шигырь белән таныштырасым килде. Бу шигырь – әтисез үскән сугыш чоры балаларның җан авазы булып яңгырый сыман...

На Мамаевом Мемориале
Я нашла отца инициалы...

С благодарностью обращаюсь,
Боже милостивый к Тебе,
За судьбу мою, за начало,
За заботу Твою обо мне
!

И, конечно, за мое детство,
Хоть жила я в неполной семье.
Война заставила жить без средства,
Забрала отца в сентябре
...

Было пятеро нас у мамы
Двое мальчиков, девочки три
.
Мучил голод нас, мучил и холод,
Очень медленно годы те шли

Крайне редко шли письма от папы
С той жестокой проклятой войны,
Но и тех треуголок не стало
...
Сталинград отстояли же мы!

А тогда мы от взрослых слыхали,
Что погиб отец на войне.
Очевидец – земляк сказал маме
:
В Сталинградской погиб он войне”...

Прошло больше-побольше полвека,
Как отца война отняла,
В Волгоград по делам прилетела
,
И могилу его  я нашла...

Я недолго в списках искала...
Вот до 4-ой плиты дошла...
С нижних строк – первый столбик читала-
Четвертая строчка о папе была.

В груди сердце затрепетало
,
Мои мысли летали далеко...
Муза слышалась отдаленно,
Я рыдала проникновенно
...

Мысли гордости и печали,
Слезы радости были горьки.
Стоя буквы я изучала
Основателя нашей семьи

Значит здесь
твоя, папа, могила!
От врагов Ты нас здесь защищал,
Заслоняя Отечество грудью
,
В самом пекле ты жизнь доживал.

Иванов Александр Андреевич
.
ТыОТЕЦ наш. Погиб. Ты убит.
Не отмыть. Не одеть. Не постричь.
Не дожил, чтоб Победы достичь.

Там громадный, ухоженный парк
Цветы, клумбы и деревца.
Долго я по аллеям ходила,
Словно встретить хотела отца
.

На Курган пришла без букета,
Очень
- очень жалею о том...
Вышло так, что свое посещение
Не отметила даже цветком.
..

Если там побывать вам придется
Тебе
, внук мой иль внучка моя,
Вы в печали постойте чуток
...
И прошу я Вас очень, пожалуйста,
За меня положите цветок.

Обязательно побывайте,
Там прадедушка ваш родной спит.
Он для вас и детишек ваших
Долго будет примером служить.

Патриот. Он
Герой. Онзащитник.
Но награда его не нашла.
После страшных боев Сталинградских
Похоронка в семью лишь пришла.

Видно зря говорят «время лечит»
,
Мы давно уже старше отца,
Не одних нас осиротили
,
Уж пора б и  успокоиться...

Но ведь музыка та не уходит,
До сих пор в голове живет.
Где Отец наш? Он нужен потомкам.
Нам его уж никто не вернет.

Господь Боже
,  прошу прощенья,
С благодарности стих начала,
А заканчиваю печально
Муза в памяти подвела
.

На Мамаевом Мемориале
Я нашла отца инициалы…

Лариса ӘХМӘТШИНА,

Минзәлә районы, Яңа Мәлкән авылы.

фото Fotokto.ru

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: