Туганайлар

Бездә дә геройлар бар

Безнең Чистай якларыннан "Туганайлар"га бер дә язучы да, безнең як кешеләрен искә алучы да юк, дияр идем. Бездә дә геройлар бар. Менә минем әнинең туганнан туган энесе очучы, безнең Актау авылыннан Федотов Егор Иванович сугыштан соң 1947 елны Польшада самолеты белән егылып төшеп үлә. Ул самолетларны сынаучы була. Аңа герой...

Тагын бер туганыбыз Шигаев Виталий Иванович та очучы иде. Ул самолет белән чит илгә кирәкле кешеләрне алып барган. Шуннан кайтканда самолетына ут каба. Ул рациядән иптәшләренә, тиз сикерегез, мин сикермим, без авыллар өстеннән очабыз, әгәр мин сикерсәм, самолет авылга төшеп, никадәр кешене харап итә, дип әйтә. Алай да иптәшләренең берсе аның белән калган. Виталий 1943 елгы иде. 1980 елның 6 июнь көнне һәлак булды. Гәүдәсен гробка салып, самолетта Чистайга алып кайттылар. Бик зурлап күмделәр. Безнең әтиләр дә - өч бертуган братлар сугыштан кайтмадылар. Минем әти - Иван, энеләре - Михаил һәм Павел. Дүртенче братлары Кирилл сугышның ахырына гына алына. Берничә ай гына була сугышта. Соңыннан җиде ел хезмәт итеп кайта. Кешеләрнең әтиләре кайтканда, мин дә аларга барып, ник минем әтине дә алып кайтмадың, дип елаганмын. Без хәзер картайдык, чиркәүләргә йөрибез. Яшь вакытта бик унайсызлана идек чиркәү булмаганга. Хәзер бөтен җирләрдәге чиркәүләрне ачалар, ә безнекенә акча юк. Менә әле үзем ярдәм сорап язарга булдым. "Туганайлар"ны укучылар арасында, бәлки, безнең авылдан киткән кешеләр дә бардыр. Әгәр бергәләп тотынсак, чиркәүле булыр идек. Авылда хәзер 60 йорт, әле алар да ярдәм итәбез дип торалар. Чиркәүнең тәрәзәләре дә юк, түбәсе дә юк. Шулары куелса, калганнарына Ходай булышыр иде. Быел җәйне безнең авылга бер кеше килгән иде. Безнең бабай шушы чиркәүдә эшләгән, күреп чыгыйм, дип килдем, әгәр торгызырга уйласагыз мин дә ярдәм итәм, дигән. Башкортстаннан Федотов Михаил дип әйткән. Әллә үзен әйткән, әллә бабасын?.. Төгәл белмибез. Мин үзем Чистайда торам, авылга кайтып йөрибез. Үлеләр өстенә шул чиркәү яныннан үткән саен, әрнеп-сыкрап, җылап китәм. Улым әйтә, тәрәзәләрен генә булса да кадаклап китик, ди. Теплица ясый торган материал алып, быел 14 тәрәзәне кадаклап килделәр. Хәзер эчендә шундый ышык. Авыл халкы, картлар бик шатланды инде. Әгәр безгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, миңа языгыз. Адресым редакциядә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: