Туганайлар

Авылым кешеләре

Мин сезгә авылым, аның кешеләре турында язарга булдым әле. Авылымда нинди эштә эшләсәләр дә мактауга лаеклы кешеләр яши

     Арулармы  сез “Туганайлар” гәҗите хезмәткәрләре, карендәшләрем. Мин сезгә авылым, аның кешеләре турында язарга булдым әле. Авылымда нинди эштә эшләсәләр дә мактауга лаеклы кешеләр яши.

     Күршебездә генә мәктәп булгач, иң беренче,  көн дә күз алдында булган укытучыларны язып үтәсем килә. Авыл балаларына армый-талмый белем бирәләр. Укучылар белән төрле уен-кичәләр оештыралар, өлкәннәргә  булышлык – тимурчылык эшен дә кабаттан башлап җибәрделәр. Мәктәп бакчасында мул итеп яшелчә уңышы да үстерәләр. Шулай итеп, балаларны төрле яклап үстереп, олы юлга озаталар. Мәктәптә үз телебездә белем алып, югары уку йортларында укып, зур урыннарда хезмәт куючылар бик күп безнең.  Республикабызга, Россиягә  билгеле тел белгече Николай Максимовыбыз гына ни тора.

     Авылым кешеләре җыр-моңны да үз итәләр. Өлкән яшьтәгеләрдән “Чулпы”, яшьләрдән “Сәяр”  халык ансамбльләребез һәм балалардан  торган “Елмай” төркемебез бар. Алар бөтен оештырылган чараларда катнашып, республикабызда танылу алдылар инде.

     23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрендә “Сәяр” төркеме концерт оештырган иде. Анда балалар төркеме бик матур биюләр башкарды. Соңыннан “Чулпы” төрле җырлар җырлап күңелне күтәрде. Авыл халкы бик канәгать булды. Әле менә “Ягымлы яз” дигән матурлык конкурсы үткәрергә җыенеп йөриләр.

    Безнең клубыбыз бик тә матур, чиста. Директоры Алексей Дементьев, методист Евдокия Никитина, библиотекарь Лидия Яковлева – бик булган, тырыш хезмәткәрләр. Библиотекадан көнозын кеше өзелми, китап укучылар бик күп. Лидия белән Евдокия балаларны төрле  кул эшләренә өйрәтәләр.  Һәр атнаның дүртенче көне авылдашларым җыелып кич утыралар. Кайсы  бәйли, кайсы чигә,  җептән чәчәкләр бәйли, җон эрли. Белмәгәннәр өйрәнә.

Галина Романова,

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы

Редакциядән:  Галина Романова шигъри җанлы кеше дә әле үзе. Аның иҗат җимешләре район газетасында еш басылып тора. Менә бу шигырьләрен Галина түтей безнең газетабызга юллаган.

Йон эрләү

Йоннар һәм сүс эрләүләр

Бик борынгыдан килгән.

Әниләр бит киндер сугып

Күлмәк-ыштанын кигән.

Матурлап өен бизәгән,

Сөлге-кашага элгән.

Сандык-сандык бирнә белән

Яшь киленнәр дә килгән.

Кабаңа утырасың,

Орчыгың тутырасың.

Кышкы озын кичләрне дә

Эш белән уздырасың.

Орчыгың зырлап тора,

Әйтерсең җырлап тора.

Сузган саен, суз әйдә, дип,

Дәрт-дәрман өстәп тора.

Йонны тартып сузганда

Әй, бии, бии орчык.

Зырылдык орчык шикелле

Күңелем китә очып.

Авылымны   яратам

Авылымны яратканга –

Калдым бит мин авылда.

Шунда яшәп, шунда эшләп

Насыйп булды торырга.

 

Авылымның кешеләре

Бигрәк якын күңелгә,

Кемне күрсәң – сәлам бирә,

Дәрт өстиләр йөрәккә.

Авылымның саф һавасын

Сулап туя алмыймым,

Шәһәрләргә барсам әгәр,

Кунарга да калмыймын.

Калаларда куна калсам

Күземә йокы керми.

Авылыма кайтмыемча

Йөрәгем тынгы белми.

Иртән торып чыгуга

Каз-тавык каршы ала,

Сыерым көтеп торып,

Сәламләп мөгрәп  куя.

Авылыма газы килде –

Бик сөенәм шуңарга.

Электры янып тора,

Чиста суы – йортымда.

Кояш чыгып нурын сибә –

Урман, басу, кырларга.

Һәр тарафка ямь тарала

Таңнар сызылып атканда.

Матур итеп кошлар сайрый,

Җир йөзенә ямь биреп.

Бездә бераз яшик әле

Җир-анага баш иеп.

Иксуарым
Як-ягыңда урманың
Яшел чирәм урамың.
Су буйлары зиреклек
Саф сулы чишмә суың.


Чикләвекле, шомыртлы,
Бай синең урманнарың.
Куралы, җир җиләкле,
Гөмбәле аланнарың.

Тәгәрәп үсте урамыңда
Бала-чага гөр килеп.
Егерме ике өйле авылым
Тора иде гөж килеп.

Бала-чага күп иде,
Өй саен биш, я алты.
Шау-шулы урамнарың
Хәтердә генә калды.

Эш ягыннан кешеләре
Бигрәк тә көнче иде.
Игенчеме, терлекчеме,
Умартачы, итекче...

Хәзер инде юк авылым,
Бакча-йортларга күчте.
Бала һәм үсмер вакытым,
Яшьлегем синдә үтте.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: