Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Үлемсез полк. Керәшеннәр: Анна һәм Константин Алексеевлар

Менделеевск районнан Любовь Смирнова Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы һәм тылда эшләгән әбисе турында язган.

Минем бабай Алексеев Константин Константинович 1926 елның 8 январенда Бондюг районы (хәзерге Менделеевск районы) Иске Гришкин авылында туа. Авыл мәктәбендә 7 класс тәмамлаган. 1940 елны «Азин» колхозында хезмэт юлын башлап җибәрә. 1943 елның 6 ноябрендә хәрби хезмәткә алына һәм снайперлар мәктәбендә укый. Аннан соң, 1944 елның май аенда сугышка керә.  8 ай тоткынлыкта була. Сугышны Польшада тәмамлый. 1947 елны гына авылга әйләнеп кайта. Аннан соң Бондюг химия заводында эшли. 1958 елны «Азин» колхозына эшкә кайта. 1971 елдан «Азин» совхозында баш бухгалтер булып билгеләнә һәм лаеклы ялга да шул эшеннэн китә. Сугыштагы батырлыгы һәм тырыш хезмәте өчен күп кенә хөкүмәт буләкләре белән буләкләнә. 2001 елның 13 ноябрендә бабай вафат булды.

Безнен әбиебез, бабайның хатыны, Алексеева Анна Максимовна 1926 елнын 11 июнендә Бондюг районы Иске Гришкин авылында туган. Аның да балачагы авыр елларга туры килә. Алтынчы классны тәмамлаганнан соң, сугыш башлану сәбәпле, ул «Азин» колхозында хезмәт юлын башлап җибәрә. Сугыш елларындагы тырыш хезмәте өчен «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 годы» медале белән буләкләнә. 1976 елда әбиебез лаеклы ялга чыккан. Әбиебез белән бабабыз 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Каты авырулардан соң әбиебез 1995 елнын 2 июнендә вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев