Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Сугыш шомы һаман китми

И, әтиләр Күпме толлар, җир йөзендә Мең ятимнәр! Җаныгызны корбан иткән И, әтиләр! Беләсезме?! Сугыш шомы һаман китми, Кыл өстендә торган кебек - Еллар җитди.


Музейда

Сугыш,
Сиңа ачы нәфрәтемне
Аңлаталмам инде ничек тә.
Әтиемне утларда яндырсаң,
Көйдердең син мине бишектә.

Эрегән таш,
Канга катыш туфрак -
Барысы да болар чынбарлык.
Аңга сыймый, кайдан килгән бу көч
Шушы чынбарлыкка чыдарлык.

Белде микән, күрде микән илем
Сынауларның мондый олысын.
Канлы документлар саклый һаман
Батырларның йөрәк җылысын.

Бер тартмада экспонат ята,
Гади генә металл ярчыгы.
Шундый ярчыкныдыр гомер каргый
Күршебезнең ялгыз карчыгы.

Кулым тисә әгәр, пешәр төсле,
Ярчык, юкса, күптән сүрелгән.
Шул кыйпылчык уеп алган мәллә
Балачакны безнең гомердән.

Сиздерәләр әле, сиздерәләр
Кыйпылчыклар һаман тәннәрдә,
Ветераннар тоташ сызланалар
Елдай озын кышкы төннәрдә.

Япа-ялгыз ятим аналарның
Күз яшьләре әле кипмәгән.
Гаепләүче шаһит булып йөри
Җирдә ветераннар - китмәгән.

Мин музейда йөрим, бер ачыла,
Бер кысыла төсле сулышым.
Кирәк түгел, кирәк түгел безгә
Музейлары яңа сугышның.


Мәңгелек ут янында

Мәңгелек ут.
Шунда бер ветеран.
Кемнәр аңлый аның халәтен,
Тыны бетә-бетә йөткерә дә,
Бер-бер артлы тарта тәмәке.

Трибунадан
Тарту зарарлы, дип,
Әйткәннәрем булмый калмады,
Ветеранга бер сүз әйтәлмәдем,
Күңел тулды, телем бармады.


Никифор ТУКМАЧЕВ,
Түбән Кама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы