Ретро фото. Мәләкәслеләр
Хәтер-хатирә

Ретро фото. Мәләкәслеләр

Әлеге фото Тукай районының Мәләкәс авылында туып-үскән Ыру агачлары төзүче Роза Евдокимованың шәхси альбомыннан алынды.

Роза Васильевна бик зур эш белән шөгыльләнә. Аның сәхифәсендә көн дә берничә язма чыгып тора: һәрберсенә фото, рәсем асты әзерли, фотолардагы кешеләрнең исем-фамилия, хәтта туган елларына кадәр белә. Аны бу изге эше өчен якыннары, авылдашлары һәрдаим бәхилләп, рәхмәт әйтеп тора һәм хөрмәт итә.

 


Нет комментариев