Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Канлы сугыш ярасы

Канлы сугыш ярасы (Сугыш кырында хәбәрсез югалган папабыз - Гурий Шабалинның якты истәлегенә багышлыйм) Җиңү бәйрәме җитүгә Кузгала иске яра. Яу кырында ятып калды Өч бертуган ир бала. Күңел кылы тибрәнә дә, Язамын мин шигырьләр. Әти сүзен әйталмыйча Үтте безнең гомерләр. Кайда гына яшәсәм дә, Мин бит авыл баласы. Гомер...

Канлы сугыш ярасы

(Сугыш кырында хәбәрсез югалган папабыз - Гурий Шабалинның якты истәлегенә багышлыйм)

Җиңү бәйрәме җитүгә
Кузгала иске яра.
Яу кырында ятып калды
Өч бертуган ир бала.

Күңел кылы тибрәнә дә,
Язамын мин шигырьләр.
Әти сүзен әйталмыйча
Үтте безнең гомерләр.
Кайда гына яшәсәм дә,
Мин бит авыл баласы.
Гомер буе озата бара
Канлы сугыш ярасы.

Шул музыка тавышына
Йөрәк әрни, сызлана.
Әти назларын сизмичә,
Картайды өч кыз бала.

Ике сугышта булып та,
Белмәделәр кадерең.
Чәчәк бәйләме куярга
Табылмады каберең.

А. БАЛАКАЕВА,
Тукай районы,
Мәләкәс авылы

Әниемә

(1906 елда Чаллы районы Җәйләү авылында туып, шунда җирләнгән кадерле әниемнең якты истәлегенә)

Сигез бала табып, дүрте белән калып,
Әтиебезне озаттың сугыш кырына.
Өзелеп сагынган чакларыңда
Исемен куша идең җырыңа.
Без дүрт бала өйдә, әни - эштә,
Без тилмереп аны көтәбез.
Аннан, үлән боламыгы ашап,
Таң атканда йоклап китәбез.
Кәлҗемә күмәчен дүрткә бүлеп
Бирә идең безгә, өлешләп.
Без ашамый идек синнән башка -
Бишкә бүлә идек тигезләп.
Ачлык еллар, бигрәк авыр иде,
Ларларда юк бер уч бодай да.
Әйтә идең: "Күкрәгемә куеп, икмәк киссәм,
Бер сүз әйтмәс идем Ходайга."
Шул сүзләрең колагымда һаман,
Җаным белән сине тоямын.
Сине сагынып, кабереңә баргач,
Туфрагыңа яшем коямын.
Гүр өстенә чәчкәләрем куеп,
Телим сиңа тыныч урыннар.
Безне үстергәндә сез күргәнне
Күрмәсен киләчәк буыннар.
Сагынып кайтам сезне мин авылга,
Кайда әниемнең эзләре?
Тау башыннан карап тора төсле
Әниемнең моңсу күзләре.


Г. ПЕТРОВА,
Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары 9 май ветераннар Җиңү бәйрәме Җиңү көне