Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Гурий Тавлин: Мин "Афәт" романын язганда керәшеннәр "юк" иде

Романыма керәшен герое керткән булсам, әсәремне басмыйлар, мине милләтчелектә гаеплиләр иде

Гурий Тавлинның бер килүендә, аның “Афәт” романы хакында җитди генә сүз чыкты. Романны мин “Казан утлары” журналыннан укыган идем, әсәрнең персонажлары да хәтеремдә ачык саклана. Мин язучыга шундый сорау бирдем:

- Гурий Иванович, син үзең керәшен, романыңда да, нигездә, керәшен тормышы күз алдына килә. Керәшен гадәтләре, йолалары әсәрдә күпләп бирелгән, хәтта сәйләмдә дә керәшенлек сизелә. Ә геройларың исемнәре татарча. Нигә дәреслек – объективлылык хакына булса да – үзеңнең геройларыңның яртысын керәшеннәрдән “ясамадың”? Минемчә, романың тагын да уңышлырак чыккан булыр иде,- дидем.

Гурий Иванович, бераз уйлап торды да, җитди төс алып:

- Син беләсеңме, Иван, мин роман язган вакытта һәм әсәр үз эченә алган вакыйгалар барган чорда керәшеннәрнең “юк” икәнен? Шулай булгач, әгәр мин романыма яртысын түгел, 3--4 кенә керәшен герое керткән булсам да, каян алган бу кешеләрне Гурий Тавлин, дип, әсәремне, беренчедән, басмыйлар иде, икенчедән, очраклы рәвештә басылганда да, мине ул елларда яңадан милләтчелектә гәепләүләре бар иде.

Мин язучының репрессияләр белән җәфалануы өстенә, шул вакытлар турында язылган романын егерме ел буена чыгара алмыйча, гомере буена фикерләр, намус, җәмгыяви системалар, милләтара ыгы-зыгылар, гәделсез дөнья эчендә тәмам эштән чыкканчы көрәшкән дә көрәшкән икән, дигән нәтиҗәгә киләм.

Иван Глухов, “Керәшен сүзе”ннән

Фото: "Казан утлары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев