Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Өчпочмаклы солдат хатлары

Бөек Ваташ сугышына киткән сәвәләйлеләрнең 142 се яу кырында ятып кала. Алар арасында Лукин Михаил Петрович дигән кеше дә була. Үзенең җәмәгате Палук түтигә атнасына икешәр тапкыр хат җибәреп тора ул. Ленинград өчен барган авыр сугышларда Михаилның гомере өзелә. Никадәр хатлар язылмыйча, шатлыклы очрашулар булмыйча кала... Палук түти үзе исән...

9.10.42.

Госпитальдән терелеп чыккач, тагы да утка керергә туры килер. Немец белән күрешергә. Көннәр суыта, кышлар җитә, сезгә дә бик читен, киләсе атна Пыкрау-дыр инде. Ашарыгызга бармы? Бәрәңгене бик хәстәрләп базга сал. Тазалыгың турында бик сакланып йөр. Суыктан бик саклан. Исеңдә тот, балалар бар, дөнҗа хәлен белеп булмый.

Җыр язам.

Садның бакчасына кереп,

Сындырма гөлләремне.

Сынган гөлләргә охшатам

Аерылган көннәремне.

Быел килгән кыр казлары

Таң җагына киттеләр.

Җакшы-җакшы иптәшләрем

Бу дөнҗадан киттеләр.

30.10.42

Палук, син исәнме, җукмы? Ни җөрәгең белән чыдыйсың, хат салмыйча? Язуларымны ала торгансыңдыр бит?! Мин терелдем. Безне яңадан фронтка җибәрәләр. Сезнең хәлегезне ишетмичә китәм. Палук, сиңа да тормыш бик читендер, ашарыгызга бармы? Әллә ач утырасызмы?

6.11.42.

Бүгенге көндә тыныч җирдә. Самолетлар очмый, аткан тавыш-лар ишетелми. Бәйрәм шушында үтәр дип уйлыйм. Палук, мин инде өченче тапкыр фронтка керәм, ике тапкыр ранен булып чыктым. Былтыр январь аенда ранен булган идем. Шулай булса да, бүгенге көнгә исән-сау, шөкер. Палук, сезнең өчен бик кайгырам да, берни эшләп булмый.

Барыгыз да сау булыгыз. Сау булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы