Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Зәйдә яшәүче ике күрше махсус хәрби операциядәгеләргә күчтәнәчләр әзерләп җибәрә

Зәй районының Иске Зәй бистәсендә яшәүче Людмила Зорина белән Элиза Мотыйгуллина махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм Лисичанск халкына чәкчәкләр ясап, токмач кисеп җибәрәләр.

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Мәрхәмәтле, олы йөрәкле зәйлеләр хәрбиләргә  булышыр өчен берләште. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, маскировка өчен сеткалар бәйли һәм башкалар.

Людмила Зорина белән Элиза Мотыйгуллина – күршеләр. Махсус операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге белән алар өйләрендә чәкчәк ясап, токмач кисә башлаганнар. Инде беренче партия күчтәнәчләрен Зәй егетләренә һәм Лисичанск халкына җибәргәннәр дә инде.

- Махсус хәрби операциядә бер якын кешем дә юк, әмма анда безнең якташлар, яп-яшь егетләр бит анда. Барыбызның да бер теләк – ир-егетләребез туган якларга, гаиләләренә исән-сау кайтсын! Бу безнең чын күңелебездән башкарылган ихлас гамәлебез, - ди Элиза Тимерхановна.

Алар беренче партиядә киткән күчтәнәчләр арасында 21 кап токмач, 8 кап чәкчәк, бавырсак җибәргәннәр.

-Токмачны 70 йомыркага басып кистек. Токмач янына киптерелгән кишер белән суган, лавр яфрагы да салабыз. Өй ризыгы тәме булсын егетләргә дибез. Балны бистәбездә яшәүче Татьяна Минеева китерде. Әле ул он, май алырга бер мең сум акча да бирде. Шулай ук Чаллыдан Раифә ханым кирәкле әйберләр алырсыз дип бер мең сум акча күчерде.  Туган яктан ярдәм алу, безнең терәк булуыбызны тою егетләребез өчен бик мөһим дип уйлыйбыз, - ди Элиза Мотыйгуллина.

Бу көннәрдә алар икенче партия күчтәнәчләрне җибәрү өчен тырышалар. Бавырсак белән чәкчәкне “Зәйдән баллы күчтәнәчләр” дип язылган тартмаларга тутыралар.

Чыганак: Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев