Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Яңа Усы "брачлары"

Яңа Усы авылында, элек-электән, керәшеннәр белән бергә, башка милләт халыклары да яшәгән. Пугачев восстаниесеннән соң, авылның бер башына хәрби хезмәттә чутланган русларны китереп утыртканнар. Башка урамнарда яшәүче керәшеннәр, татарлар, марилар белән алар бик тиз уртак тел табып, татулыкта яшәгәннәр.

Авыл эчендә бернинди сугышулар, урлашулар, кыерсытышулар булмаган. Язычестводан православие диненә күчкән керәшеннәр күп итеп җир алганнар, маллар, атлар асраганнар, баераклары умарта тоткан. Йортлар салу өчен, урманнан агач кисәргә дә рөхсәт бирелгән.

Яңа Усы авылы

Мин кечкенә чакта, "Урыс урамы" кешеләренең тормыш рәвеше безнекеннән нык аерыла иде. Ир-атлары озын сакал йөртә, киемнәре дә безнекенә охшамаган. Әби, мине урамга чыгарганда: "Урыс урамыннан сакаллы кешеләр төшсә, куркып калма, алар белән "зрасте" дип исәнләш," - дия торган иде. Менә шул сакаллы урыслар турында язасым килә дә инде.

Каравай, Җәмәлкә һәм Захар бабайлар

Иң беренче, Каравай бабай турында язып китәм. Аның чын исеме ничек булгандыр, мин белгәндә, әнә шулай, Каравай бабай дип йөрттеләр үзен. Ул сөяге сынган, имгәнгән, буыны тайганнарны төзәтә иде. Әтисеннән соң, аның кызы - тетя Елена дәвалаучы булып калды. Авылга тетя Елена янына Татарстанның кайсы районнарыннан гына авырулар килмәде икән?! Берсен дә кире бормады, кулыннан килгәнчә, ярдәм итте. Терелткән, төзәткән кешеләреннән, рәхмәт әйтеп, күпме хатлар килә иде. Мине, никтер, аеруча якын итте ул. "Син - анаңның бер кызы, минем - бер малай, әниең белән без - ятим солдаткалар (әтиләребез сугыштан кайтмаган)," - ди торган иде, минем аркамнан сөеп.

Тагын бер врачыбыз бар иде. Русча исеме - Емелия, керәшеннәр аны Җәмәлкә бабай дип йөрттеләр. Ул мал врачы булып эшләде. Бусы - минем күз алдында булган хәл. Ул чакта миңа 6-7 яшьләр тирәсе. Бозавыбыз кинәт тәгәрәп егылды, күзләре акайды. Әтисез ятимә йортта бозау хәтле бозауны югалту - күтәрә алмаслык олы хәсрәт ул. Әни шунда ук "Урыслар урамы"на Җәмәлкә бабайны алырга йөгерде. Бабай, тиз арада килеп җитеп, капшап карады да, тамагына әйбер тыгылган, диде. Бозауны шунда җыелучылар ныклап тоттылар. Җәмәлкә бабай, курыкмаска кушып, бозауның авызына минем бәләкәй кулымны култык төбенә җиткәнче тыктырды. Тыгылган әйбер түргә төшеп китте. Кулны тартып алуга, бозау сулап җибәрде. Шул бозау, аннары, сыер булып җитешеп, семьябызны ачлыктан саклады.

Тагын Захар бабай бар иде. Теше сызлаган кеше аның янына йөрде. Авырткан тешне нишләткәндер - аның яныннан чыкканда, ни йомыш белән керүең инде онытылган була. Теш дәвалау өстенә, аның тагын бер бик игелекле эше булды - ул чишмәләрне карап, чистартып, яннарын төзәтеп торды.

Дмитрич

Чираттагы сөйлисе кешем - Николай Дмитрич. Мин аның үзен күреп белмим, аның турыда башкалар сөйләгән истәлекләргә таянам. Ул врачлыкка укыган, шуның өстенә, тумыштан килгән гипнозлык сәләте дә булган, диләр. Аның янына да бөтен тирә-як кешеләре килгән. Дмитричның күзләре - хәзерге заманның "Узи" аппараты сыман була: кешегә карау белән, аның нинди чире барлыгын "күрә". Диагноз куеп кына калмый - ә ул чирне бетереп җибәрә.

Кайда гына булмасын, ни генә эшләп ятмасын - берәр чирле аны эзләп килә икән - йөз эшен ташлап, ул өенә кайтып китә (авыруның килүен дә, башкалар әйтүе буенча түгел, үзе сиземләп белә).

Ярлы кешеләрдән бервакытта да акча алмый. Начта түти сөйли иде үзенең кечкенә вакыттагыларын. Чирләп киткәч, аны да Дмитрич янына алып барганнар...

Материалны тулырак газетаның 8 нче санында укый аласыз. Шулай ук "Туганайлар" ның бу санын электрон подписка порталында сатып ала аласыз (http://magarif-uku.ru/subscription/tuganajjlar-aprel-iyun-2016/).

Римма Оленина,

Чаллы каласында яшәүче ветеран-укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев