Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Татарстан Православныйлары яңа эрага керә...

Кичә, 13 июль көнне, Санкт - Петербург шәһәрендә Мәскәү һәм Россиянең Изге Патриархы Кирилл җитәкчелеге астында, Рус Православ чиркәвенең Синод утырышы узды. Әлеге утырышта Татарстан һәм Сембер митрополияләре тормышы каралды. Ахырда Изге Синод түбәндәге нәтиҗәгә килде: 1. Казан һәм Татарстан митрополиясенә баш итеп Сембер һәм Новоспасск митрополиты Феофанны билгеләргә. 2.Сембер...

Кичә, 13 июль көнне, Санкт - Петербург шәһәрендә Мәскәү һәм Россиянең Изге Патриархы Кирилл җитәкчелеге астында, Рус Православ чиркәвенең Синод утырышы узды.

Әлеге утырышта Татарстан һәм Сембер митрополияләре тормышы каралды. Ахырда Изге Синод түбәндәге нәтиҗәгә килде:

1. Казан һәм Татарстан митрополиясенә баш итеп Сембер һәм Новоспасск митрополиты Феофанны билгеләргә.

2.Сембер епархиясендә күрсәткән архипастырлык хезмәтләре өчен олы хөрмәткә ия Феофанга рәхмәт белдерергә.

3. Сембер һәм Новоспасск митрополиясенә баш итеп Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасийны билгеләргә.

4. Приходлар саны арту, храмнар төзелү, яңартылу, киеренкелекләр арта барган заманда да мөселманнар белән дус-тату яшәүне, Татарстанда Православие ныгуны үз эченә алган архипастырлык хезмәтләре өчен, хөрмәтле Анастасийга рәхмәт белдерергә.

Бу үзгәрешләр бары яхшы нәтиҗәләр генә китерсә иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев