Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Татар кызы күзлегеннән керәшен халкы: Теләче керәшеннәре – фото, видео

Казан уртасындагы Җырчы Җәкәү җортына беренче тапкыр баруым Теләче керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсенә туры килде.

Безнең Апас ягында керәшен авыллары юк диярлек. Шунлыктан миңа биредә бик кызык булды. Ишек төбеннән үк ягымлы, кунакчыл кешеләр каршы алды мине. Якты, матур бинада бар уңайлыклар да булдырылган. Керәшеннәр, аларның тарихы, йола-гадәтләре белән танышыр өчен иң шәп урын бу! Стенадагы картиналарны, төрле экспонатларны карап йөргән арада, җыр яңгыраган бер бүлмәгә килеп төртелдем. Бу кабатланмас моңлы тавышлар Субаш авылының “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле җырчыларыныкы булып чыкты. Аларның дәртле карашларын күргәч, ансамбль турында күбрәк беләсем килде. “Нардуган”га күзләре янып торган кешеләрне генә алалармы, я анда килгәч күзләрдә ялкын барлыкка киләме икән?

Нардуган – яңа кояш туган

Нардуган – яңа кояш туган дигәнне аңлата. Бу ансамбльгә йөрүчеләр юкка гына кояш кебек балкып тормыйлар икән, исеменә күрә – җисеме. 1987 елда оешкан “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамблен башлап җибәрүче – Зоя Павлова. Ул 28 ел ансамбль белән җитәкчелек итә, хәзерге вакытта – солистка.

“Теләче керәшеннәре айлыгы оештырылуы турында белгәч, борчылдык. Җыелып, әзерләнә башладык. Бик зур җаваплылык сизәбез, Казанга да әллә кайчан килеп утырдык. Матур костюмнарыбызны киеп, чыгыш ясыйсы гына калды”, – дип сөйләде Зоя Павлова.

Коллектив Субаш авылында клуб юк. “Нардуган” репетицияләре дә, концертлар да мәктәпнең актлар залында үтә.

“Без – уникаль халык”

Казан шәһәренең “Айбагыр” керәшен халык фольклор ансамблендәге (җит.– Г.Казанцева) 9 кешенең 5се – Теләче ягыннан. Шунлыктан, Теләче районы керәшеннәре айлыгын йомгаклау концертында “Айбагыр”ның чыгыш ясавы аңлашыла.

“Кабатланмас чын керәшен җыруларын саклап калып, киләсе буынга тапшыру максаты белән йөрибез. Без – уникаль халык, ә уникальлекне саклап калу өчен мондый айлыклар бик мөһим дип беләбез. Шундый мөмкинлекләр тудыручы кешеләргә мең рәхмәт”, – диде “Айбагыр” ансамбле җырчысы Вера Семёнова.

Концертта “Нардуган” һәм“Айбагыр”дан кала, Колбагыш авылыннан “Беләзек” фольклор ансамбле һәм “Павловлар гаилә ансамбле” дә тамашачыларны берсеннән-берсе матур җырулары белән таң калдырды. Шулай ук, Теләче районы үзешчәннәренең һәм шушы районны якын итеп килгән кичә кунакларының чыгышлары залны нык кына “кыздырды”. Ә концертны алып баручыларны тыңлап утырыр өчен мин аерым бер көн билгеләр идем. Теләче ягы җегетләре Евгений Максимов һәм Иван Пугачев үз рольләрен тиешенчә үтәделәр.

Җакын дуслар җыелгач

“Җакын дуслар җыелгач” – уникаль проект, чын хәзинә. Шушы проект кысаларында инде өченче елын Татарстанның төрле район керәшеннәре айлыклары уза. Теләчелеләр – ундүртенче. Апрель ае дәвамында Я.Емельянов исемендәге үзәкнең социаль челтәрләрендә Теләче керәшеннәренең мәдәниятен һәм йола-гадәтләрен чагылдырган мәгълүмат урнаштырылган.

“Бу айлыкны бик куркып кына башлаган идек. Авыллары аз, көчләре җитәрме икән дип борчылдым. Аларны 20-25 керәшен авыллары булган Зәй, Мамадыш районнары белән чагыштырырга бик кыен бит. Әмма теләчелеләр үзләренең дәртләре белән бөтенебезне таң калдырды”, – дип сөйләде Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.

Чыннан да, кичә бер сулышта узды. Җәкәү җорты – җырлы, биюле якын туганнар җыелган урын, дигән хис белән утырдым. Балалар –  Пасха бәйрәме йоласын, ә “Нардуган” ансамбле Субашның туй йоласын күрсәттеләр. Ә тамашачы аларның бөтен җырларына кушылып, катнашучыларны хуплап утырды. Теләчедәнме, Казаннанмы – мөһим түгел, җыелган барлык кешеләр рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кичәдә чыгыш ясаучылар соңыннан тамашачылар белән бергәләшеп, такмаклар әйтеп, җырлап-биеп алдылар. Бу кич дәвамында күңелдә туган хис-кичерешләр әле озакка сакланыр дип уйлыйм.

Кичәдән тулы видеоязманы шушында басып карагыз.

Алинә ГАЛИМҖАНОВА.

Фотолар: Илүзә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев