Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Спорт - карендәшебез Николай Захаровның яшәү рәвеше

Спорт ветераны Николай Климентьевич Захаров турында Зәй районында олысы да, кечесе яхшы белә.

Чөнки җәен Сабантуйларында көрәш келәме уртасында, гер күтәрү мәйданчыгында аны еш күрсәк, кышын ул чаңгы ярышларында узыша, -дип яза "Зәй офыклары" газетасы.

Бу көннәрдә ул гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Юбилей елы булгангамы, әллә инде “бер яшьлектә, бер картлыкта” дигән кебек, Николай Захаров бу елда спортта үзен аеруча да яхшы уңышлары белән күрсәтте. Ул берничә тапкыр республика күләмендәге чаңгы ярышларында приз-лы урыннар алды. Чаллыда узган 50 километр арага марафон узышларында катнашып, якын-тирә шәһәрләрдәге спорт осталарын да узып, икенче урын яулауга ирешүе белән күпләрне таң калдырды. Ярышларны күзәткән “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев та, аның осталыгына сокланып, “менә ир-егет нинди булырга тиеш”, дип мактады. Ә җәйгә чыгуга инде Николай Захаров үз ихатасында ясалган тренажерларда шөгыльләнергә, кабат Сабантуйларына әзерләнергә кереште, әле көрәшергә дә, гер күтәрергә дә исәбе бар.
Николай Захаров тумышы белән Сарсаз Баграж авылы егете. Аңа ике яшь тулгач әтисе вафат булу сәбәпле, малайга кече яшьтән әнисенең кул арасына кереп, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә, шул рәвешле кечкенәдән ныгып үсәргә туры килә. Үзеннән олы апасына да ул эне генә булса да, төп яклаучы була. Ә спорт белән мавыгу “җене” аңа башлангыч мәктәпләрдә укыганда ук кагыла.

- Чаңгыны безнең авыл балалары элек-электән үз итте. Бик яратып, бер-беребез белән узышып шуа идек. Ә инде ярышларга ымсындыручы кумирыбыз, Олимпия чемпионы исемен яулаган якташыбыз Федор Симашев булды. Аның кебек булырга тырышып, бик үҗәтләнеп шөгыльләнә идек малайлар белән. Ә көрәш малай-шалайның канына сеңгән бит инде ул, бәләкәйдән авыл Сабантуенда көрәш мәйданында тәгәрәп үстек, - дип көлә Николай.

Ул чаңгы ярышларында мәктәп елларында ук беренчелекне бирми, ә көрәш буенча җиңүләргә ул армия хезмәтен тутырып кайтканнан соң ирешә. Егермеләп Сабантуенда батыр калаганы бар аның, әле хәзер дә ветераннар арасында оештырылган көрәш ярышларында бил бирми ул.
Зәйнең бер төзелеш оешмасында 15 ел кранчы булып эшли, ә 2000нче елдан җир төзелеше оешмасында машина йөртүче. Көндез эштә, кичләрен спорт белән мавыга. Алай гына да түгел аның һәр иртәсе җәйге чорда янәшәдәге урман юлыннан йөгереп, кышын чаңгыда шуып үтә. Ә кичләрен үз йортында хуҗалык эшләрен карап алгач кабат тренажерларда шөгыльләнә, бассейнда йөзә. Гел спорт белән гомер иткәнгәдер, аңа һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел, мускуллары уйнап торучы беләкләр, ныклы бәдән яшьләрне көнләштерерлек.

- Николай Климентьевич, спорт өлкәсендә махсус белемле булмаса да, аның бу юнәлештәге тәҗрибәсе, үз өстендә эшләве буенча бер галим дисертация яклый алыр иде. Чөнки аның һәр мускулны ныгыту өчен үзлегеннән өйрәнеп ясаган тренажерлары бар. Аның бер вакытта да махсус тренеры булмады, ул үз-үзен тренировать итеп уңышларга ирешкән кеше. Һәрчак ачык, киң күңелле Николай Зәебез горурлыгы, - ди аның турында район спорт җәмәгатьчелеге активисты Гамир Таҗетдинов.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев