Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Марус түти кулларыннан челтәргә гөл-чәчәкләр тама

Питрәч районының Янсуар авылында яшәүче 85 яшьлек Мария Спатлова – кабатланмас нәфис бизәкләр уйлап табучы оста.

Һәр як үзенең талантлы шәхесләре, кул эше осталары белән горурлана. Кешеләрнең игътибарын үзләренә артык җәлеп итмичә, күңелләренә хуш килгән эш белән тыныч кына шөгыльләнүче кул эшләре осталары безнең якта да күп. Шундыйларның берсе – Питрәч  районының Янсуар авылында гомер итүче Мария Спатлова.

Мария Григорьевна матур итеп рәсем ясый, тегә һәм чигә. Барысына да үзлегеннән өйрәнгән. “Кул эшләреңнең матур килеп чыгуын күргәч, тагын да илһамланып эшлисе килә башлый”, – ди ул үзе.

Игезәк сыңары Фёкла белән Марус түти – сугышка кадәр туган балалар. Аларның балачак чоры, үсмер чаклары һәм яшьлекләре, башкаларныкы кебек үк, бер дә җиңелләрдән булмый.  Татарстан үзенең меңнәрчә хатын-кызын Мәскәү янындагы Шатура кырларына торф чыгарырга озата. Алар арасында кечкенәдән үк әти-әниләренә хуҗалыкта булышып, эшкә өйрәнеп үскән, буй җитеп килүче игезәкләр – Марус белән Фёкла да була. Торф чыгарудагы авырлыкларны Марус түти теләр-теләмәс кенә сөйли. Хәер, үзәккә үткән вакытны кемнең генә искә төшерәсе, сөйлисе килсен инде?!  “Ярый әле, эшләгән өчен ситса белән түлиләр иде”, – дип әйтү белән генә чикләнде ул.

“Йөргән таш шомара” дигән халык мәкаленә ияреп, кеше дә эшли-эшли шомара, дип әйтү дөрес булыр. Авыр хезмәт юлы үтеп, дөнья күреп, туган якларына әйләнеп кайткан кызлар, берсеннән-берсе матуррак күлмәкләр тегеп киеп, башкалардан аерылып торалар. Марус белән Фёкла, бер-бер артлы кияүгә чыгып, үз тормышларын коралар, балалар үстерәләр...

Мария Григорьевна Янсуар авылы мәдәният йортында методист булып эшли. Аларга авыл, район сәхнәләрендә чыгышлар ясарга туры килә. Үзләре оештырган коллективтагы кызларга өс киемнәрен үзе тегеп, бизәкләр ясап, үзе чигә ул. Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Өстәвенә, кул эше игътибарны арттыра, хәтерне ныгыта, фикерләргә өйрәтә, ихтыяр көче, түземлелек тәрбияли.

Марус түти инде 85 яшен тутырса да, үз шөгылен ташларга җыенмый. Ул тәре алъяпкычларына, телевизор өсте япмаларына үзенчәлекле чигү үрнәкләре уйлап таба. Чигү өчен, хәтта ак тукыма да кирәк түгел – челтәрнең үзенә, андагы матур бизәкләргә яңа сулыш өрә.

Нәфис бизәкләреннән җылылык, яктылык бөркелеп торган кул эше остасы Марус түтигә киләчәктә дә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.

Екатерина ЯКОВЛЕВА.

Питрәч районының Янсуар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев