Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Мария Абрамова: «Чигү чигеп күңелемә тынычлык таптым»

Мария түтинең чигү эшләре Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе, Алабуга районнарына таралган.

Нинди генә кул эшләре юк халыкта. Чигү – шуларның киң таралган бер төре. Әби, әни-түтиләребез заманында йорттагы бар нәрсә, тәре почмагы чигү чигеп бизәлә торган булган. Шундый чигү осталарының берсе Мамадыш районы, Югары Әрнәш авылында гомер кичерә.

Мария түтинең йорты ишеген ачып кергәч тә, үзеңне күргәзмәгә эләккән кебек хис итәсең: мендәр тышлары, карават җәймәсе, тәре почмаклары, тәрәзә пәрдәләре, хәтта өстәлдәге ашъяулык та чигүле.

Мария Абрамова чыгышы белән Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылыннан. 1966 елның январь аенда Мамадыш районының Югары Әрнәш (Казаклар) авылына килен булып төшә. Колхозга эшкә керә, ире Александр белән матур гына тормыш кичерәләр. Ләкин тормыш сынауларсыз гына бармый. Балалар хәсрәте күрергә туры килә, ире дә гүр иясе булгач, Мария түтидә яшәү яме сүнә. Менә шул сынаулар чигү чигәргә этәргеч була да инде. Мария түти үзенә бер юаныч, күңел тынычлыгы таба әлеге шөгыль белән.

“Бу авылга күченеп килгәндә тәре алъяпкычым да юк иде. Гомумән, үз гомеремдә чиккәнем булмады. Каян килгәндер инде ул миңа! Гаиләбез дә ишле булгач, һәрвакыт кирәк була дип, кечкенәдән йон оекбаш кына бәйләргә өйрәттеләр безне”, – дип искә ала ул.

Тәүге тапкыр 50 яшьтән соң гына чигү чигә башлый ул.

“Иң элек чигешләрне кисеп алып ак полотнага тегә идем. Матур-матур чәчәкләр, бизәкләргә карап сокланып, үзем дә чигеп карарга булдым, ошап китте, кулымнан килгәч тагын да “канатландырды” бу шөгыль. Шулай итеп башым белән “чумдым” инде. Бар булган буш вакытымны шуңа багышладым”, – ди Мария түти.

Чигү үрнәкләрен күбрәк авылдашларыннан ала.

“Кемдә нинди матур чигеш күрәм, шуны күчереп ясыйм. Ак полотнаны башта юешлим, шуны чиккән рәсем өстенә куеп карандаш белән йортәм, шулай итеп әзер бизәк барлыкка килә дә инде” – дип уртаклашты Мария тути.

“Хәр йортта да кирәк, изге урынга эленә!” дип тәре алъяпкычларына басым ясый ул. Җепләргә килгәндә, төрле төстәге йон яулыкларны алып, шуларны сүтеп чигә. Күбрәк ал, шәмәхә, кызыл, сары, яшкелт төсләрне куллана. Бер тәре алъяпкычын чигү өчен күп дигәндә 10 көн китә.

Мария түтинең чигү эшләре Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе, Алабуга районнарына таралган. 20 ел эчендә ничә тәре алъяпкычлары, мендәр тышлары чиктегез дигәч: “Ул чиккән эшләрнең санын хәтерләмим дә инде, бик күп!” – дип җавап кайтарды ул.

Бүгенге көндә Мария түти кулына киерге белән энәне сирәк ала, шулай да вакыт булганда, уйга чумып матур чигүләр чигеп утыра кичләрен.

Алина Кондратьева,

Казан шәһәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев