Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Лариса Әхмәтшина: Пар күгәрченле бистәрне әниемнең төсе итеп саклыйм

Минзәлә районының Мәлкән авылы Лариса ӘХМӘТШИНА «Керәшенчә марафон» кысаларында кадерләп саклаган гаилә мирасы турында сөйләде.

Гаиләм мирасы дигәндә, иң башлап, гаиләмдә саклана торган кадерле истәлекләрне барлыйм. Әниемнең әнисе – бәбүтәдән калган керәшен әлифбасында басылган иман китабы – үз-үзеңне тоту кагыйдәләре җыелмасы. Бу – 4 класслы Мәлкән чиркәү мәктәбен тәмамлаган, чиркәү хорында җырлаган, гомере буе үз диненә тугры булган иман иясе әбиебезнең кадерле мирасы.

Әниемнең кыска гына гомере эчендә үз куллары белән чиккән әйберләре – пар күгәрченле бистәре, миңа бирнәлек итеп әзерләгән пар мендәр тышы, йөзләгән кулъяулыкларының берсе әле дә саклана миндә. Шулай ук, болында чәчәк җыеп йөргән пар кызлар чигелгән бистәрне дә әтиемнең апасы – Татук түтинең истәлеге итеп кадерләп саклыйм. Күз алдымда – һәр көнне, аз гына буш вакытлары булдымы, (кичләрен инде әйтәсе дә юк!) каба артында, яки бәйләм бәйләгән бәбүтә белән чигү чигеп утырган мама... Өебезнең стеналарындагы “чигү”ләр, чигүле җәймәләр җәелгән диван-караватлар, мендәрләр... Без бит-кулларны да гел чигүле бистәрләргә генә сөртеп үстек, мунчадан да чигүле бистәргә сөртенеп чыктык, борын сөртер өчен дә кесәдә гел чигүле кулъяулык йөрде. Ничек җитештеләр икән безнең мамалар моның барысына да?! Кул белән кер юган заманнарда аларны ничек шулай ап-ап итеп юып, аклыгын озак елларга җитәрлек итеп саклый алдылар икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев