Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

“Кулъяулыкларым егетләр белән илнең төрле почмакларында хезмәт итә”

Минем балачактан яраткан шөгылем бар - чигәргә яратам. Элек күпләр кул эшләре белән мавыга иде, мәктәпләрдә төрле түгәрәкләр эшләде, без анда яратып йөри идек. Сеңлем һәм энем Юра белән түгәрәкләргә йөрдек, мин чигү белән бик нык кызыксындым, - дип истәлекләре белән уртаклашты Питрәч районының Янсуар авылыннан кул эшләре остасы Анна Агачева.

- Миңа балачактан укытучы һөнәре ошады, - диде Анна Ивановна  Агачева. – Ул вакытта узган гасырның җитмешенче елларында  безнең Янсуар мәктәбендә  балалар күп укый иде. Мин үземнең укытучыларымны ярата идем, аларны игътибар белән тыңладым. Шуңа күрә дә, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, уйлап та тормыйча Арча педагогика училищесына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, күрше Кәвәл авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башладым. Анда 22 ел эшләдем. Аннары язмыш мине Биектау районына китерде, анда унөч ел балаларга белем бирдем. Кызым Лидия минем юлдан китте, ул да укытучы булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң мин туган авылыма кайттым, монда яшим, иҗат итәм.
Балачактан бирле килгән әлеге шөгыль белән хәзер дә мавыгам. Элеккеге вакытлардагы кебек кемнең дә булса өенә бергә җыелып  җырлый-җырлый чигү чигәбез. Нигездә, без кулъяулыклар, алъяпкычлар, мендәр тышлары  чигәбез. Сүз уңаеннан,   мин үземнең кулъяулыкларны Россия кораллы  көчләре  сафларына хәрби хезмәткә китүче егетләргә бүләк итәм. Шулай итеп, минем кулъяулыкларым  егетләр белән илебезнең күп кенә шәһәрләрендә  булып кайта.
Нигездә, мин үземнең  кул эшләремне кешеләргә, туганнарга, дусларга бүләк итәм. Мөмкинлегем булганда  төрле конкурсларда да катнашам. Соңгы тапкыр  “Туым җондызы” фестивалендә минем  эшләремне югары бәяләделәр, грамота һәм истәлекле бүләк белән билгеләп үттеләр.
Гадәттә мин кулъяулык чигәр өчен бизәкләрне үзем ясыйм, һәрберсен үзенчәлекле итәргә тырышам. Без  иптәш кызлар белән  кышкы озын кичләрне менә шулай файдалы һәм күңелле үткәрәбез. Әлбәттә инде, бәйрәмнәрдә, авыл тормышында актив катнашабыз. Балачагыбызны, яшьлек елларын искә алабыз...
Үз белгәннәребезне яшь буынга өйрәтеп калдырырга тырышабыз, кызганыч, хәзер авылларда  алар азайганнан азая гына  бара.
Анна Ивановнаның өендә бик матур, аны чигелгән әйберләр бизәп тора. Монда һәр эш кабатланмас, алар бер-берсенә охшамаган. Аның кул эшләре күз явын алырлык.

Илшат Гайсаров, "Алга" газетасы сайты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев