Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

«Кулларыннан гөлләр тама»

Теләче районының Колбагыш авылында яшәүче Мария Степанова затлыдан затлырак әйберләр чигү остасы.

Теләче районының Тәмте авылында туып-үсеп, анан соң гомер буе Казан шәһәрендә эшләгән, яшәгән Мария Степанова, пенсиягә чыккач, Колбагыш авылына күченеп кайта.

"Пенсиягә чыккач, авыл кире үзенә тартты. Ирем белән туган авылымның (Тәмтенең) күршесенә, Колбагышка күченеп кайттык. Туган җирем бер чакрым ераклыкта гына, әти-әни, әби-бабайлар җирләнгән анда. Кайтасым килде" , — дип сөйләде Мария түти. 

Мария Степанова элемтә техникумында укый. Эштән курыкмый ул, почтада да, пенсия фондында да эшли, оператор һөнәренә дә үзләштерә. Техник өлкәдә укып, эшләсә дә, ул иҗади җанлы кеше. Андыйлар турында «кулларыннан гөлләр тама», — диләр. Мария Андреевнаны гомер буе чигү белән шөгыльләнә. Буш вакытларында төрле техника кулланып, күз явын алырлык бистәрләр, мендәр тышлары, тәре аллары, сөлгеләр чигә ул.

"Чигү белән яшь чактан ук шөгыльләнә башладым. Алдан армиягә китә торган егетләргә чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр бүләк итә торган бик матур гадәт бар иде. Яз-көз бик күп авылдаш, күрше егетләрен армиягә озата идек. Ә яулыкларны инде кыштан ук чигеп куя идек. Шуннан өйрәнеп тә киттем", — диде Мария Степанова.

Борынгы йола буенча, кияүгә чыга торган кызның бирнәсендә чиккән сөлге, тәре алды, мендәр тышлары булырга тиеш. Мария түти аларын да үзе чиккән. Хәзер дә чиккән сөлгеләргә, тәре алларына ихтыяҗ бар икән. Мария түти заказ буенча да чигә, аның һәр эше — үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаган. 

Степановлар гаиләсенең өйләрен зәвык белән чигелгән эшләнмәләр бизәп тора. Чыннан да, анда бер төрле сөлге, я охшаш мендәр тышы табуы кыен. Кул эшләре гомер-гомергә затлы әйбер булып санала. Ә Мария түтинең чигелгән әйберләре күз явын алырлык матур килеп чыга.

Алинә ГАЛИМҖАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев