Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Ясалма балдан котылырбыз сыман

“Умартачылык турында”гы законга төзәтмәләр кертелә.

Россиядә продукциянең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча дәүләт комиссиясе “Умартачылык турында”гы законга төзәтмәләр кертүне хуплаган. Ул төзәтмәләр нигезендә, умарта кортлары балы дип алдалап, ясалма бал саткан өчен җаваплылык карала. Бу хакта әлеге комиссия члены, Россия дәүләт думасы председателе урынбасары Сергей Неверов әйткән.

“Сенаторлар тарафыннан әзерләнелгән закон проекты Дәүләт думасы каравына кертелә. Ул кабул ителгәннән соң, бөтенесен рәттән “бал” дип маркировкаларга ярамаячак. Бу продуктны фальсификацияләү җаваплылыкка тартылуга китерәчәк”, – дип белдергән ул.

Бу намуслы умартачыларга түгел, ә бал белән сәүдә итүчеләргә кагылачак.

“Прилавкалардагы балның 60-70 проценты чын бал түгел. Ә ясалма бал булып, умартачылыкка бернинди дә катнашы юк, аны бал кортлары түгел, ә намуссыз кешеләр гадәти шикәр, азык өстәмәләре һәм тәм көчәйткечләр ярдәмендә ясаганнар”, – дип тә әйткән Неверов. Аның сүзләренчә, сатып алучыны алдауның тагын бер юлы – арзанлы сортлы балны югары сыйфатлы бал дип сату.

Неверов искәрткәнчә, ясалма бал сатудан аны шифалы үзлекләре өчен алучы халык кына түгел, ә умартачылар үзләре дә зыян күрә – ясалма бал сатучылар аларга көндәш булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев