12 декабрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Әй, без идек» дип исемләнгән концерт булачак.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә концертлар, иҗат кичәләре еш булып тора. Чираттагы шундый матур чара – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең иҗат коллективлары концерты. Монда Җырчы Җәкәү йортында эшләп килүче «Казансу», «Тумар» ансамбле һәм башкалар катнашачак. Кыскасы, үзегез килеп күрерсез.
Җырлап, биеп, ял итеп кайтырга менә дигән шәп концерт.
12 декабрь, кичке 18:00 (Казан, Худякова урамы, 11нче йорт)
Алина Кондратьева фотосы
Нет комментариев