Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Дүсмәт авылыннан Козловлар гаиләсе атлар үрчетә

Нәкъ тә шушы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре “эш сезонына” нәтиҗә ясый. Эш сезоны дип әйтү бик дөрес тә түгелдер. Авыл хуҗалыгында тормыш, ялларга, отпускларга туктамый, берөзлексез кайный бит ул. 12 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне.

Авыл кешесе әле дә тырыша-тырмаша инде: хезмәт хакына гына карап утыра торган түгел шул. Мал асрап, сөт сатып, яшелчә үстереп, ничек тә тормышын алып бара ул. Йөрәклеләре үзләренең эшләрен дә башлап җибәрә.
Җир авыл кешесен туендыра да, киендерә дә. Моның шулай икәнлегенә Мамадыш районы Дүсмәт авылында яшәүче Козловлар гаиләсе үз мисалларында инанган. Светлана һәм Владислав 2013 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештыралар, атлар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Аларның фермасында атлар саны 20 дән артып киткән.
Ирле-хатынлы Козловлар җирне һәм терлекләрне никадәр яратсаң, шул кадәр уңышка ирешәсең, бәхетле буласың, дигән фикердә. Алар икесе дә, колхоз чорларыннан ук, фермада тир түккән кешеләр: Владислав төрле эш башкарса, Светлана сыер сауган, бозаулар караган. “Төрле чаклар булды, колхозлар таралгач инвесторлар хуҗалыгында да эшләдек. Безнең якларда эш тукталып калмады. Елдан-ел аның таләпләре дә артып торды”,- дип сөйләде Светлана.
Фермерлык хуҗалыклары да – замана таләбе. Козловлар бу эш белән үзләре шөгыльләнә башлый. Хуҗалыкта терлек асрауның кыен яклары никадәр генә күп булмасын, авыл кешесе йортындагы малларын саклап калырга тырыша бит. “Лизинг” программасы белән трактор юнәткәннән соң, Козловлар крестьян-фермерлык эшенә чумалар. Ул вакытта мөгезле эре терлекләре дә күп була әле. Соңрак игътибарны атлар үрчетүгә юнәлтәләр. Бүгенге көндә барлыгы 40 гектар җир эшкәртәләр. Анда иген һәм печән үстерәләр, ашлык саклау өчен зур склад та төзеп куйганнар, маллар абзары да яңа.
Мөгезле эре терлеккә караганда, атлар үрчетү Республикада алай ук киң таралмаган. Ни өчен атлар, дип сорагач, Владислав абый балачагы турында әйтеп узды. “Кечкенәдән үк атлар белән мәш килдем. Эшли башлагач та ат җиктем. Бу хайваннар күңелемдә аерым урын алып тора”, - дип сөйләде ул. Олылар сүзе буенча, колхоз заманында Дүсмәтнең кәнүшние дә булган. “Песи тыкрыгы”ннан төшеп килеп, су буенда шактый күп атлар асраганнар. Авылдашлар үз кирәкләренә шуннан атлар да алып торган, тавык-казларга болгатырга дип, тизәгенә дә йөргән. Малайлар, дәресләрдән соң, атка атланып йөрү өчен дә шунда, утарга төшә торган булганнар. Хәзер авылда атлар юк. Гомумән, хәзер авылларда ат җигү бөтенләй, диярлек, юкка чыкты. Заманасы шундый – кирәге калмады. Козловлар да атларны ит өчен асрый. “Җигелә торганнары әлегә юк. Иткә дә бик җибәрмибез. Планнар атларны тагын да үрчетү турында”, - ди хуҗабикә.
Безнең Республикада авыл хуҗалыгы зур игътибар астында. Үз эшләрен башлаучыларга да төрле грантлар, субсидияләр, программалары бар. Ул ярдәмне юллап алу гына гади эшче, авыл кешесенең күп көчен таләп итә. Эш башлап алты ел узгач, Козловлар КФХдан чыккан. “Дәүләт ярдәме артыннан бик йөри алмадык, безгә булмый инде ул, дидек. Ә менә налоглары күп булды. Шуның өчен чыктык”, - ди Светлана.
Хуҗалыкларында балалары белән бергә тир түгәләр. Гаилә башлыгы “Азык–төлек программасы” җәмгыятендә комплекс җитәкчесе (завферма) булып эшли. Аларның төп ярдәмчеләре – 22 яшьлек уллары Николай. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр тракторда ул. Киләчәктә дә әти-әнисенә булышу турында уйлый егет. Кызлары Диана Түбән Камада фельдшерлыкка белем ала. “Ялларда тизрәк авылга кайтасы килә”,- ди ул да. Светлана әле кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Авылның фольклор ансамбленә кулъяулыклар, алъяпкычлар да чигеп бирә ул.
Эштән курыкмаучы һәм тәвәккәл Козловлар гаиләсенә куйган максатларына ирешү өчен көч һәм ышаныч теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев